Авыл туризмын үстерү максатында мөлкәт сатып алуга һәм эшләр (хезмәтләр) башкаруга бәйле чыгымнар өлешен каплауга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2026 елның 3 июлендәге 838 номерлы карары белән Татарстан Республикасы бюджетыннан, федераль бюджеттан финанслашу белән, субсидия бирү тәртибе расланды.
Бер сайлап алуда катнашучыга субсидиятотылган чыгымнарның 50%ы күләмендә 5 млн. сумга кадәр бирелә.
Сайлап алуда катнашучы түбәндәге критерийларга туры килергә тиеш:
Икътисадый эшчәнлек төрләренең гомумроссия классификаторы ОК 029-2014 (КДЕС Ред. 2) нигезендә түбәндәге классларның бер яисә берничә төркемчәсенең өстәмә кодлары булырга тиеш:
55 «Вакытлыча яшәү өчен урыннар бирү эшчәнлеге»,
56 «Азык-төлек һәм эчемлекләр бирү эшчәнлеге»,
79 «туристлык агентлыклары һәм туризм өлкәсендә хезмәт күрсәтүче башка оешмалар эшчәнлеге»,
93 «Спорт, ял һәм күңел ачулар»;
Татарстан Республикасының авыл территориясендә яисә авыл агломерациясе территориясендә теркәлгән көннән 12 айдан артыграк авыл туризмы өлкәсендә эшчәнлек алып бара.
Субсидия алу өчен сайлап алу агымдагы елның 16-29 сентябренә кадәр игълан ителде.
Консультацияләр алу һәм гариза документларын әзерләү мәсьәләләре буенча «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУга мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәбез, адресы: Казан шәһәре, Федосеев ур., 36, тел. (843) 292-07-59.