Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе IX халыкара балык сәнәгате форумы һәм Global Fishery Forum & Seafood Expo Russia 2026 - балык индустриясе, диңгез продуктлары һәм технологияләре күргәзмәсе эшендә катнашты.
Чараны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә Балыкчылык буенча федераль агентлык оештыра.
Татарстан делегациясе Санкт-Петербургта «Экспофорум» конгресс-күргәзмә үзәге мәйданчыгында оештырылган күргәзмә экспозициясендә булды. Алар шулай ук Татарстан Республикасы стендын карадылар, анда республиканың агросәнәгать предприятиеләре күрсәтелгән иде, болар: «Лаеш балык заводы» ЯАҖ, «КРУГ» ҖЧҖ, «Мамадыш балык заводы» ҖЧҖ, «TATFISH» , «Биосфера-Фиш» ҖЧҖ, шәхси эшкуар (ИП) Троицкий С.Е., эшкуар (ИП) Подгорнов А.А., ГенБиоТех һәм Дары Волги.
Татарстан Республикасының балык хуҗалыгы фондына 312 мең гектар мәйданлы Куйбышев сусаклагычы, Түбән Кама сусаклагычы - 90 мең гектар һәм 2 мең гектарлы Зәй сусаклагычы керә. Моннан тыш, республика территориясендә товар аквакультурасын үстерү өчен файдаланыла торган күлләр һәм буалар бар.
Бүгенге көндә республикада товар аквакультурасы белән 23 хуҗалык шөгыльләнә. Узган елда товар балыгы җитештерү күләме 287 тонна булган. 2026 елның беренче яртыеллыгында 92 тонна товар балыгы җитештерелгән, бу узган елга караганда 46%ка күбрәк.
Чараның эшлекле программасы, гадәттәгечә, тармакны үстерүнең стратегик максатларына һәм аларга ирешү өчен актуаль агымдагы бурычларга туры китереп эшләнгән. Форумның «Балыкчылык тармагында биоикътисадка күчү – технологик үсешкә һәм икътисадый трансформациягә ачкыч» темасына пленар сессиясе табигатьтән файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру һәм тармакның тотрыклы үсешен тәэмин итү максатында биотехнологияләрдән һәм тере системалар турында фәнни белемнәрдән файдалануга нигезләнгән хуҗалык эшчәнлеге моделен карауга багышланган иде.