Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнарның чыгымнар өлешен каплауга сайлап алуларның 2026 елның 23 сентябреннән 5 октябренә кадәр өченче этабы уздырылуы турында игълан итә:
савым сыерлары тотуга, бер башка - 6300 сум, ана сарыклар һәм бер мәртәбә дә бәрәнләмәгән яшь сарыклар, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре тотуга - 1000 сум;
https://agro.tatarstan.ru/podderzhka-lph-na-soderzhanie-doynih-korov.htm
өч яшьтән зуррак булган бияләр тотуга, бер башка - 5 мең сум; https://agro.tatarstan.ru/podderzhka-lph-na-soderzhanie-kobil-starshe-3-h.htm
сөтчелек юнәлешендә кече фермалар төзүгә: 8 һәм аннан күбрәк сыерлар өчен сөтчелек фермасына 1 млн. сум исәбеннән, 5 сыердан башланган сөтчелек фермасына 500 мең сум исәбеннән
https://agro.tatarstan.ru/podderzhka-lph-na-stroitelstvo-mini-ferm-molochnog.htm
Документлар «Мои субсидии» («Минем субсидияләр») системасы аша электрон рәвештә кабул ителә.
Мәгълүматны төгәлләштерү өчен элемтә номеры: 8(843) 221-76-88 (8801)
Мондый ярдәм чараларын гамәлгә ашыру “Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү” илкүләм проекты кысаларында куелган бурычларны хәл итүгә дәүләтнең системалы якын килүен күрсәтә. Мондый программаларда актив катнашу үзебезнең продукциянең конкурентлык сәләтен арттыруга һәм Татарстан Республикасының аграр секторын тотрыклы үстерүгә ярдәм итә.