Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яңа эшли башлаган авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грант алуга гаризалар кабул итүне игълан итә. Сайлап алу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Агросәнәгать комплексына грант ярдәме чаралары турында» 2021 елның 14 июлендәге 572 номеры карары белән расланган Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан грантлар бирү тәртибе нигезендә үткәрелә.
Документлар 21.09.2026 елның 21 сентябрендә 00:00 сәгатьтән башлап 2026 елның 21 октябрендә 23:59 сәгатькә кадәр (МСК) кабул ителә. Гаризалар кабул итү урыны: https://promote.budget.gov.ru. Сайлап алу шифры: 26-709-65430-1-0180
Барлык кызыксындырган сораулар буенча авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү бүлегенең әйдәүче белгече Мортазина Лилия Сәмигулла кызына мөрәҗәгать итәргә: электрон адресы: LS.Murtazina@tatarstan.ru, телефон: +7(843) 221 76 81 (8841.
Гаризаларны сайлап алу буенча мәгълүмат, грантлар бирү тәртибе, сайлап алуда катнашу өчен документлар рәвешләре Министрлыкның рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://agro.tatarstan.ru/granti-dlya-nachinayushchih-selskohozyaystvennih.htm