Рөстәм Миңнеханов «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Владимир Балтер белән очрашты

2026 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Владимир Балтер белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.  Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Очрашуда республиканың агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Аерым алганда, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ярдәм итү һәм аларны модернизацияләү темаларына кагылдылар/

Росагролизинг барлык хезмәттәшлек чорында республиканы 10 мең берәмлек техника белән тәэмин иткән. Татарстан – бу күрсәткечкә ирешкән беренче һәм әлегә бердәнбер төбәк, дип билгеләп үтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International