ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе

2 нче август көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш, Югары Ослан, Яшел Үзән  районнарында урып-җыюның барашы белән танышты. Аны ТР премьер-министр  урынбасары    ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.

Суктырылган ашлыкның күләме буенча актанышлыларга тиңнәр юк. Район хуҗалыклары инде 65 мең тонна ашлык җыеп алуга ирешкән. Нурлатта бу күрсәткеч 55 мең тонна, Балтач һәм Зәй районнарында 45 мең тонна тәшкил итә.


1
август, 2012 ел
чәршәмбе

Бүген игенчеләр бер гектардан 20,6 центнер уңыш ала. Суктырылган мәйданнар буенча Алексеевск, Нурлат, Чистай, Арча районнары алдынгылыкны бирми. Аның каравы, бүгенгә иң күп уңыш Актанышларда җыеп алынган.


31
июль, 2012 ел
сишәмбе

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Алексеевски, Әлки, Нурлат һәм Спас районнары кырларында уңыш җыю кампаниясе барышы белән танышты. Аны ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.

Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.


30
июль, 2012 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Премьер-министры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Чирмешән, Аксубай һәм Яңа Чишмә районнары кырларын карады, урып-җыю кампаниясе белән танышты.

30 нчы июльгә алынган оператив мәгълүматлар буенча, бүген республика буенча 402 мең гектар мәйданнан (26,7%) 811 мең тонна ашлык җыеп алынган.

Әһлиевларның крестьян-фермер хуҗалыгында бүген урак өстенең кызган чагы. Мондый вакытта гаиләнең барлык әгъзалары да эш белән мәшгуль: кемдер комбайнны иярләгән, икенчесе ашлык төйи, өченче берәү төялгән уңышны илтә.


28
июль, 2012 ел
шимбә

“Соңгы вакытларда явып үткән яңгырлар кукуруз, язгы бодай уңышына, шул ук вакытта икенче тапкыр чабылырга тиешле күпьеллыкларга яхшы тәэсир итәр”, - ди министр.


27
июль, 2012 ел
җомга

Бавлы аграрийлары исә көзге культураларны тулысынча җыеп алган, хәзер биредә арпа һәм борчак суктыру белән мәшгульләр. Шулай ук азнакайлылар да көзге арыш суктыруны төгәлләгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International