ТР Президенты: “Терлекчелек – авылның нигезе”

2013 елның 12 гыйнвары, шимбә

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары –ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстанга дуңгыз Африка чумасының керү мөмкинлегенә игътибар юнәлтте.

“Татарстанда рөхсәтсез, тиеш булмаган урыннарда һәм тиешле кәгазьләрсез терлекчелек продукциясе, бигрәк тә, дуңгыз итен сату фактлары артты”, - дип аңлатты Марат Әхмәтов.

Рөстәм Миңнеханов ТР буенча Россельхознадзорга һәм ТР буенча Роспотребнадзорга, ветеринария хезмәтләренә бу мәсьәләдә эшне көчәйтергә кушты.

Марат Әхмәтов шулай ук бүген республикада терлекчелек буенча стабиль күрсәткечләр билгеләнүен хәбәр итте. “Без ит җитештерү буенча 12 процент үсешкә ия, сөт җитештерү буенча 1 процентка кимүе көтелә”, - дип билгеләде ул.

“Бүген терлекчелек – авыл өчен нигез, кыш көне сөтсез булмый, ул төп табыш чыганагы. Моннан чыгып, җитештерү программаларын ясагыз, һәм үзегезнең эш графигын планлаштырыгыз”, - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты район башлыкларына.

ИА “Татар-информ”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International