2013 елның 15-17 январендә Азнакай, Алексеевск, Биектау районнары агросәнәгать комплексы оешмалары базасында “Сакчыл җитештерү” программасын кертү сорауларына кагылышлы зона семинар-киңәшмәләре үтәчәк.
Әлеге чарада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, районнардагы дәүләт ветеринар берләшмә җитәкчеләре, селекция-нәсел хезмәте инспекторлары, терлекчелек буенча консультантлар, хуҗалык җитәкчеләре катнашачак.
Киңәшмә кысыларында терлекчеләр 2012 елга йомгак ясый һәм бу тармакта эшләүчеләрнең хезмәт вазифаларын караячак.