Казанга эшлекле сәфәр барышында Волгоград өлкәсе делегациясе төбәк губернаторы Сергей Боженов җитәкчелегендә Агросәнәгать паркы белән танышты. Аларны ТР Премьер-министры Илдар Халиков озатып йөрде.
16 гыйнвар көнне аларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендагы Резиденциясендә кабул итте.
Киләчәктә ике төбәк арасындагы хезмәттәшлек юнәлешләрен киңәйтү күздә тотыла. Бу мәсьәләдә Татарстаннан Волгоград төбәгенә җибәртелә торган машина төзелеше, нефть һәм химия комплексы продукцияләре ассортиментын, кулланылыш товарларын киңәйтү, “Татспиртпром” ААҖ продукциясен, дарулар һәм медицина өлкәсендәге җитештерелгән товарларны җибәртүне оештыру, энергия ресурсларын сакчыл куллана торган технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итү, ике төбәккә дә бер-берсеннән авыл хуҗалыгы продукциясен җибәртү кебек перспектив юнәлешләр барланды.
Губернатор Сергей Боженов, үз чиратында, Татарстан Президентын һәм делегациясен өлкәгә эшлекле сәфәр белән килергә чакырды, Татарстанга, өйрәнү өчен кызыклы төбәк буларак, моннан соң елына бер генә тапкыр булса да килеп йөрергә теләк белдерде. Өлкәдә авыл хуҗалыгы товарларыннан бөртеклеләр, III класслы бодай игелә, эре мөгезле терлекнең баш санын арттыру ниятләнә, дип, губернатор Татарстанга балык үрчетү буенча тәҗрибәсе белән уртаклашу мөмкинлеген тәкъдим итте.
Соңыннан журналистларның сорауларына җавабында губернатор Сергей Боженов, Казанда иң ошаганы, хәтта яңа төзелә торган гаять зур стадион да түгел, ә Агросәнәгать паркы, диде. “Мине мондый идея үзе үк тә гаҗәпләндерде: авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре продукциясен, сәүдә челтәрләрен әйләнеп узып, кулланучыларга турыдан-туры сату – бу бик әһәмиятле нәрсә, чөнки товар бәясенә 15-20 процентны сәүдә челтәрләре өсти. Мондый гаҗәеп идеяне өлкәбездә 3 ел эчендә тормышка ашырырга җыенам – бу безнең хыял”, - дип сөйләде Волгоград өлкәсе җитәкчесе.
ИА "Татар-информ"