Азнакай районы “Тукай” ҖЧҖ базасында ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында терлекчелек өлкәсендә авыл хуҗалыгы продукцияләрен җитештерүгә сакчыл караш булдыруга багышланган зона семинары узды.
Киңәшмәдә министрлык белгечләре, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыклары, мал табиблары, селекция-нәсел хезмәте белгечләре, терлекчелек һәм азык әзерләү буенча консультантлар, хуҗалык башлыклары катнашты.
Әлеге чараның практик өлешендә семинарда катнашучылар “Тукай” ҖЧҖе эшчәнлеге белән танышты. Җитештерүдә сакчыллык булдыру буенча хуҗалыкның терлекчелек объектларында шактый яңалыклар кертелгән. Электр лампочкалары аз энергия алучы диодлыларга алыштырылган, фермент ясау, терлекләргә аш пешерү цехлары, кухнялар утын ягуга көйләнгән. Бозауларны салкын ысул белән үстерү өчен салам тораклар төзелгән. Яңалыклар моның белән генә чикләнми. Яңа савылган сөт махсус суыткычта суытыла. Шулай ук биредә терлекчеләрнең хезмәт һәм ял шартларын яхшыртуга да игътибар зур.
Семинарның пленар өлеше Чубар Абдул авылы мәдәният йортында үтте. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген көндәлек керем бирүче терлекчелекнең, бигрәк тә сөт җитештерүнең аеруча зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Бу өлкәгә мөнәсәбәтебезне тамырдан үзгәртү һәм тотрыклылыкны саклау – безнең төп бурычыбыз. Сөт – безнең язмышыбызны хәл итә. Әлбәттә, үзәктә – кеше факторы булырга тиеш. Тиешле хезмәт шартлары тудырылмаганда, терлекчедән югары җитештерүчәнлек таләп итеп булмый, - дип искәртте Марат Әхмәтов.
Үзенең чыгышында район башлыгы Марсель Шәйдуллин авыл хуҗалыгы буенча еллык эшкә кыскача йомгак ясады. 2012 елда төрле юнәлешләрдә югары уңышларга ирешелде. Урып-җыю һәм үстерелгән уңыш нәтиҗәләре буенча Азнакай районы республика алдынгылары бишлегенә керде. 120 мең тонна бөртеклеләр җыйналып, гектарыннан 25 центнер уңыш алынды.
Бүген терлекләрнең баш санын арттыру, ит һәм сөт җитештерү төп бурычларның берсе. Быел мөгезле эре терлекнең баш саны 24500гә җитте. Артым - 1954 баш. Шулай ук башка төр терлекләрне асрауга да игътибар көчәйде. Ит һәм сөт җитештерү күләме артты.
Фермерларга, шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга зур ярдәм күрсәтелә. Бүген районда 50 фермер бар, гаилә фермалары арта. Районның 20 гаилә фермасында 1727 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 617 савым сыер тотыла. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда (ЛПХ) 7350 баш.
Семинарда шулай ук авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хәҗипов та чыгыш ясады. Фермаларда эшләүчеләр өчен хезмәт һәм ял шартларын тудыру, терлекләрне дөрес тукландыру, энергия чыганакларын экономияләүгә сакчыл караш - иң мөһим бурычлар, дип ассызыклады ул.
Марат Әхмәтов үзенең йомгак сүзендә азнакайлыларның зур эш башкаруын билгеләп үтте һәм биредә күргән алдынгы чараларны республиканың башка хуҗалыкларында да кулланырга чакырды.