Әлмәт нефть төбәге булса да, авыл хуҗалыгы да төп тармаклардан исәпләнә. Терлекчелекне үстерүгә, гаилә фермалары төзүгә аеруча зур игътибар бирелә.
Узган ел азагында Яңа Михайловка авылында яңартылган товарлыклы сөтчелек фермасы ачылуны да әлеге максатчан эшнең нәтиҗәсе дияргә була. Хуҗалыкта ит-сөт җитештерү, ит эшкәртү, иген үстерүгә өстенлек бирелә. Эшләүчеләр саны да ике тапкырга диярлек арткан һәм бүген алар 36 кеше тәшкил итә. Уртача эш хакы 13 мең сумга кадәр күтәрелгән.
Хуҗалыкның 1329 гектар мәйдан җире бар. Инвестор әйтүенчә, бу тиешле күләмдә бөртек һәм терлек азыгы белән тәэмин ителү өчен җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Узган ел 1230 тонна бөртек, 795 тонна бәрәңге җыеп алынган, 176 тонна печән, 1320 тонна сенаж, 188 тонна салам әзерләнгән. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны ел азагына 476га җиткерелгән. Аларның 100 башы савым сыер. Ел дәвамында 91 бозау алынган. Планнары - 2013 елда мөгезле эре терлекләрне 60, шул исәптән савым сыерларны 300 башка арттыру.
Әлбәттә, чыгымнар да күп. "Россельхозбанк"тан алынган кредит сыер фермасын реконструкцияләүгә, калганы нәселле таналар алуга юнәлтелгән. Бюджеттан кергән 1,5 миллион сумга сөтүткәргеч сатып алынган һәм башкаларга тотылган. Кыскасы, эшчәнлекне тиешенчә, табыш бирерлек итеп җәелдерү өчен төрле формалардан файдаланыла.
«Әлмәт таңнары»