Татарстанның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерә торган иң алдынгы компанияләре быел да Германия халкын шаккаттырырга ниятли. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә ирешелгән уңышлар белән таныштыруга багышланган «Яшел атна - 2013» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе 17-27 гыйнвар көннәрендә Берлин шәһәрендә үткәреләчәк.
Әлеге күргәзмә татарстанлыларга Россиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә үз йөзеңне булдырырга, танытырга ярдәм итә. Тик аннан да бигрәк, җитештерүчеләрне тәҗрибә уртаклашу, яңадан-яңа инновацион технологияләр белән танышу мөмкинлеге җәлеп итә.
Халыкара күргәзмә - сыйфат яхшырту чарасы
Әлеге чараның катнашучылар исемлегендә «Челны-Бройлер» компаниясе дә бар. Алар бу күргәзмәдә быел инде 4 ел рәттән катнашачак. «Әлеге халыкара күргәзмәгә бару безнең өчен бик зур әһәмияткә ия. Бу - чит ил халкына үзебез җитештергән продукцияне тәкъдим итү генә түгел, ә үзара тәҗрибә уртаклашу чарасы да. Без күргәзмәгә барган саен, яңадан-яңа идеяләр, уй-фикерләр белән кайтабыз. Җыйган белемнәребезне тормышка ашырырга тырышабыз. Шул рәвешле бу күргәзмә безгә эшчәнлегебезне камилләштерергә ярдәм итә», - ди компаниянең маркетинг бүлеге белгече Ләйсән Фәрдиева.
Чит ил халкы Татарстан продукциясен үз итә
Чыннан да, бу әһәмиятле чарада үз продукциясен бары тик иң-иңнәр генә тәкъдим итә ала. Һәр компания һәм оешманың үз ризык әзерләү ысуллары, үзләре генә куллана торган технологияләре бар. Алар арасында үз уникальлегеңне раслау, алай гына да түгел, чит ил хезмәттәшләреңдә кызыксыну уяту бер дә җиңелләрдән түгел. Шулай да, «Челны-Бройлер» күргәзмәдә үз урынын тапкан инде. «Безнең продукция белән чыннан да бик күпләр кызыксына. Күргәзмәдә катнашуның беренче елларында ук чит ил җитештерүчеләрен җәлеп итә алдык. Күпләр бездә җитештерелә торган ит ризыкларының башка ит продуктларыннан бик нык аерылып торуын ассызыклады. Бу беренче чиратта тәм үзенчәлегенә бәйле. «Сез тәкъдим итә торган продукциянең тәме өйдә әзерләнгән ризыкларныкыннан бер дә ким түгел» дип әйтәләр», - дип дәвам итте Ләйсән Фәрдиева.
«Чикен Хан»ны Германиядә ничек каршыларлар?
Быел «Челны-Бройлер» хезмәткәрләре төрле чит илләрдән җыелган кунакларны өр-яңа «Чикен Хан. Тәм падишаһы» бренды астында җитештерелә торган ит продуктлары белән шаккаттырмакчы. Тиз әзерләнә торган ризыклар, казылык, катырылган, ысланган кош ите берәүне дә битараф калдырмас, дип ышана компания хезмәткәрләре.
«Челны-Бройлер» компаниясе белән беррәттән «Яшел атна - 2013» Халыкара күргәзмәсендә Татарстаннан «Вамин», «Татспиртпром», «Татпотребсоюз», «Татпчелопром» һәм башка компанияләр дә үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк.
Кагыйдә буларак, күргәзмәдә катнашу өчен немец телендә төрле буклетлар, мәгълүмати китапчыклар әзерләү мөһим. Шулай ук һәрбер компания тарафыннан үз оешмалары, аның эшчәнлеге турында слайд-шоу әзерләнә. Күргәзмә кысаларында төрле семинарлар, форум һәм симпозиумнар уздыру да каралган.
Рәмзия ЗАКИРОВА