Терлекчелек сакчыл мөнәсәбәт таләп итә

2013 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

ТР Алексеевский районы Түбән Тигәнәле авылында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә терлекне кышлату һәм “Сакчыл җитештерү” программасын тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе үтте.

Чарада республиканың 14 районыннан муниципаль район башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыклары, ветеринария табиблары, хуҗалык җитәкчеләре һ.б. катнашты.

Киңәшмәнең гамәли өлешендә катнашучылар “Алга” күмәк хуҗалыгында булып, анда эре мөгезле терлекне ашату, саву, карау һәм үрчетү эшен оештыру буенча тәҗрибә белән таныштылар. Марат Әхмәтов бозаулар абзарын төзү принцибы белән танышканнан соң, анда кышкы чорда абзарны яктырту өчен кояш батареялары урнаштырырга тәкъдим итте.

Киңәшмәнең пленар өлешендә җитештерү нәтиҗәлелеген арттыруга бәйле мәсьәләләр күтәрелде. Министр сөт тармагының сакчыл чаралар куллануны таләп итүен билгеләде. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы киңәшмәдә катнашучыларны терлекне кышлату вакытында терлекләрне саклауга аерым игътибар бирергә чакырды.

Министрның терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов киңәшмә барышында терлекчелектә сакчыл җитештерүнең элементлары турында сөйләде. Шул ук вакытта ул “Алга” күмәк хуҗалыгының терлекчеләре тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итте. Нәҗип Хаҗипов 2012 нче елда тармакның эшчәнлеге нәтиҗәләренә кыскача тукталды. Аның билгеләвенчә, Алексеевский зонасында Нурлат (5579 кг), Алабуга (5222 кг), Мамадыш (5017 кг) районнары хуҗалыкларында савым көтүлегенең иң югары продуктлылыгы теркәлгән.

Аксубай, Питрәч, Мамадыш, Яңа Чишмә, Нурлат районнары эре мөгезле терлек санын арттырган, шул ук вакытта Алексеевский һәм Теләче районнары аны киметкән.

Шулай ук киңәшмә барышында ит җитештерү, терлек үрчетү һәм саклау мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International