Бүген Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында республика агросәнәгать комплексы авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре укулары башланды.
Атналык курсларда тыңлаучыларга “Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында агросәнәгать комплексы нәтиҗәлелеген арттыру юллары һәм җитәкчеләрнең роле” программасының теоретик өлеше тәкъдим ителәчәк. Аерым алганда, игенчелек, терлекчелек үсеше һәм инженерия-техник тәэмин ителеш мәсьәләләренә игътибар бирергә планлаштырыла.
Ахырдан авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре аттестация узып, теоретик курсларны тәмамлау турында сертификатлар алачак.