Республика аграрийлары быел барлыгы 2 млн. гектарда җир эшкәртәчәк. Бүгенге көндә шуның 63 проценты башкарылган, 162 мең гектарда тирәнтен эшкәртү алып барылган.
"Гаилә фермасы – ул авылның киләчәге. Ул үзенчә агитпункт. Дәүләт терлекчелек секторын үстерү өчен чаралар күрә: ферма төзелешенә 1 миллион сум акча, ферма өчен җиһаз алырга өлешчә акча, кредитлар, һ.б. – болар барысы да фермерларга ярдәм итү ысуллары", - дипп белдерде Марат Әхмәтов гаилә фермасын ачу тантанасында.
Татарстанда август-сентябрь айларында гына да 43 плотина яңабаштан төзелеп, файдалануга тапшырылачак. Моннан тыш, төрле районнарда йөзләрчә миллион сумлык сугару җайланмалары сафка басты.
7-16 нче сентябрь көннәрендә «Тандем» сәүдә-күңел ачу комплексы мәйданында бал ярминкәсе үтәчәк.
Бу шимбәдә иң зур сәүдә урыны Чехов базары мәйданында үтәчәк. Монда шәһәр халкына Норлат һәм Саба районы җитештерүчеләре хезмәт күрсәтәчәк.
Иң югары хезмәт хакы Тукай районында түләнә - 20,5 мең сум тирәсе. Мәсәлән, “Камский бекон-2” ҖЧҖ хезмәткәрләре аена уртача 24800 сум ала.
4 сентябрьгә булган оператив мәгълүматларга караганда, 440,6 мең гектар мәйданга көзге культуралар чәчелгән.
Татарстанда 7033 гектарда шикәр чөгендере җыеп алынган, бу барлык мәйданның 11 процентын тәшкил итә.
Көзге чор – киләсе ел уңышына нигез салыр вакыт та ул. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, 1144 мең гектар, ягъни барлык сөрү мәйданнарының яртысыннан күбрәге өстән эшкәртелгән.
Узган тәүлектә республика хуҗалыклары 3384,7 тонна сөт җитештергән. Әлеге күрсәткеч алдагы елдан 23,7 тоннага күбрәк. Татарстан буенча иң яхшы савым Арчада – 161 тонна.