Әтнә районы “Ленин” хуҗалыгында узган ел күрсәткечләре буенча барысы 1100 баш, алдагы елдан 45 бозауны күбрәк алган. Белгеч шул уңайдан куануын белдерде: алга китеш аздан җыела, кимүе генә тиз, – дип тә өсти. “Бер хуҗалык өстәмә 45 баш бирсә, 10 хуҗалыктан 450 була ул”, – ди авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Наил Фәйзрахманов.
Үзара әңгәмәдә “Ленин”ны башка хуҗалыклар белән чагыштырып телгә алды. Ә бит бозау алуның уңышлы булуы күп факторлардан тора һәм аларның берсе – терлек өчен уңайлы бозаулату торагы. Хуҗалыкта яңа бозаулату торагы көз урталарында төзелеп, быел тулы көченә эшли башлады. Кайбер хуҗалыкларда заманында яхшы саналган, ә кайберләрендә әллә кайчангы иске бозаулату тораклары бар үзе. Әмма алар терлекне генә түгел, терлекчеләрне дә канәгатьләндерми. Чөнки “Безгин ысулы”на нигезләнгән торакларның ни дәрәҗәдә табигый реальлеккә туры килүен, терлек өчен комфортлы шартлар тудыруын һәркем аңлый. Әмма иске торакларны яңартырга ашыкмый. “Күңгәр”, “Күшәр”, Дусым”, “Ташчишмә”, “Уңыш” һәм “Мәңгәр” хуҗалыкларына бу хакта уйланырга гына түгел, шул юнәлештә эшли башларга вакыт. Күптән түгел терлекчелектәге еллык йомгакларга багышлап уздырылган киңәшмәдә район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов та яңа тораклар кирәклеге турында кат-кат кисәтте. Ә без “Ленин”ның бозаулату торагына әйләнеп кайтыйк.
Яңа торак белән хуҗалык белгечләре – зоотехник Рөстәм Һашимов һәм ясалма орлыкландыручы Рафаэль Нигъмәтҗанов таныштырды. “Безгин ысулы”на нигезләнгән дип кенә әйтәсе килми – яңалыклар шактый монда. Шуңа игътибар иттек – җәйге чорны да уйлап эшләгәннәр. Кирәк булса торакның тәрәзәләрен ачып җилләтергә була. Аеруча яктылык сокландырды: вентиляция шахталары да, зур тәрәзәләр дә тоташ поликарбонаттан корылган.
Башка хуҗалыкларда күргән юк иде, торакның ике өлешендә дә электромеханик кашучлар урнаштырылган.
– Баштарак буаз сыерлар чират тордылар, терлек өчен бик тә кирәк икән ул, – ди Рафаэль Нигъмәтҗанов.
Үзем күрдем, терлекләр кашынып, бу җайланмаларның тирә-ягын таптап бетергәннәр.
– Шулай да торакның төп өстенлеге буаз сыерларның иркендә йөрүендә, – дип саный Рөстәм Һашимов.
Сөйләшә торгач, торакның уңай якларын бармак бөгә-бөгә санап чыкты ул.
– Беренчедән, чылбырга бәйләнмиләр, стресс юк, асларында салам, коры, җылы. Икенчедән, терлекне кирәк кадәр ашатырга була. Өченчедән, гел хәрәкәттә, кардага чыгалар – димәк тояк авыруы булмый. Без әле актив моцион да кулланабыз, – ди белгеч.
Өстенлекләр күп – башкаларга биредә өйрәнеп, тәҗрибә уртаклашырга кирәк. Әлеге ысулның өстенлеге бәхәссез.
“Әтнә таңы”