Киләсе чәчү кампаниясе соңгы ун елда иң катлаулысы, дип белдерде бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә.
Ул язгы кыр эшләрен башларга 2 ай вакыт калды, дип искәртте. “Әзерлек алып бару буенча эш күп. Бу финанс кытлыгына да бәйле, язгы кыр эшләрен башкаруга 11 млрд. сум тирәсе акча кирәк булачак. Ихтыяҗ зур, финанслау чыганагы тулысынча билгеле түгел”, - диде ул. Бүгенге көндә 1,1 млрд. сумлык 50 кредит килешүе генә төзелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 2 тапкырдан да кимрәк. “Банк мәгълүматларына караганда, республиканың 17 районы заявка тапшырмаган. Бу районнар чәчү эшләрен ничек үткәрергә җыенуы әлегә билгесез”, - дип билгеләп үтте ул.
Бу көннәрдә Россия Хөкүмәте Рәисе чәчү кампаниясен үткәрүгә билгеләнгән кыска вакытлы кредитларны субсидияләүгә 7 млрд. сум акча бүлеп бирү турында карар кабул итте, дип искәртте Марат Әхмәтов.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры белдергәнчә, чәчү кампаниясе чыгымнарының күп өлешен минераль ашламага киткән акча тәшкил итә. Әлегә көзге культураларның халәте яхшы, дип ассызыклады Марат Әхмәтов. Быел ашлык бәясе югары булыр дип фаразлана.
Быел дәүләт ярдәменең үзенчәлекләре бар, дип белдерде ул бюджет ярдәме мәсьәләләре хакында. Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе үз төзәтмәләрен кертте. Федераль бюджеттан ярдәм чәчү кампаниясе ихтыяҗының 10 процентын тәшкил итәчәк. “Бу соңгы ун елда иң катлаулы чәчү кампаниясе булачак. Рөстәм Нургалиевич, мин сезнең ярдәмгә өметләнәм. Урыннарда финанс чыгымнар таләп итмәгән эш җитәрлек. Безгә елны “икмәкле” итү зарур”, - диде ТР Премьер-министры урынбасары.
"Татар-информ"