Озак вакытлы “2011-2015 нче елларга ТР авыл яшьләре” максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында 14-17 нче февральда “Идел” яшьләр үзәге базасында ТР Аграр яшьләре берләшмәсе активының профильле сменасы уза.
Республиканың барлык районнарыннан 86 яшь кеше – оешманың район бүлекләре рәисләре һәм лидерлары - сменада катнашучы була. Чараның максаты – яшьләргә республиканың социаль һәм икътисади үсеш программалары турында сөйләү, авыл яшьләренең эш активлыкларын арттыру һәм оештыру-методик ярдәм күрсәте.
4 көн дәвамында “Социаль ипотека” программасы буенча ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре белән очрашулар узачак. Аларның темасы – авыл яшьләре катнаша ала торган авыл хуҗалыгы өлкәсендәге дәүләт программалары.
Чара кысаларында катнашучылар өчен команда туплау, идарә итү буенча сюжетлы уеннар, “Перспектива” интеллектуаль-иҗади концепциясен үстерү һм тормышка ашыру” темасына түгәрәк өстәл оешытырылачак. Шулай ук мәдәни чаралар планлаштырыла.