2013 елның 13 февралендә ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Чистай муниципаль районында булды. Аны район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов озатып йөрде.
Марат Әхмәтов иң башта Чистай районы Татар Ялтаны авылында Нуруллиннарның гаилә фермасы эшчәнлеге белән танышты һәм кәнагать калды. Гаилә фермасы төзелүгә киткән кредит шартларының үтәлеше белән кызыксынды.
Шулай ук министр орлык фондын саклау һәм эшкәртү оешмасы, орлыкларның сыйфатын яхшырту эшләре белән танышты.
Кутлушкино авылында авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы җитештерү тармагы белгечләре белән очрашу узды. Марат Әхмәтов техниканың язгы чәчүгә әзерлек барышы, авыл хуҗалыгы товарларына бәя белән кызыксынды. Сөйләшү тәмамлангач әлеге чарада катнашучылар сөт җитештерү фермасын карады.
“Татар ялтаны авылында эшләп килүче гаилә фермасында искиткеч кешеләр хезмәт итә. Алар үз эшләрен ярата һәм күңел биреп эшли”, - дип бәя бирде Марат Әхмәтов күргәннәренә. “Орлык эшкәртү оешмасында да эш яхшы оештырылган. Материал-техник базаны яңарту оешмага җитештерүчәнлекне арттырырга мөмкинлек бирә. Кутлушкино авылы һәрвакыт алдынгылар рәтендә иде. Бүген дә алар чәчүгә әзер, орлык һәм ашламалар тиешле күләмдә хәстәрләп куелган”, - дип белдерде министр.