Марат Әхмәтов Арча районының "Курса МТС"ы хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышты

2013 елның 12 феврале, сишәмбе

9 февральдә ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Арча районында булды. Аны муниципаль район башлыгы Алмас Назиров каршы алды һәм озатып йөрде.

Министр “Курса МТСы”нда терлекләрне кышлатуның барышы белән танышты, узган көз файдалануга тапшырылган сыерлар торагын карады.

— Үз көчебез белән төзедек, — диде хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. — 27 млн. сумга төште.

Министр үз көче белән көн күрүче хуҗалыкның бүгенге шартларда да  тотрыклы эшләвен билгеләп үтте, яңа ферма төзүне уңай күренеш дип бәяләде: “Моның белән генә туктап калмыйсыздыр бит”, — дип, киңәшләрен дә бирде.

— Кеше факторыннан мөмкин кадәр ераграк китәргә тырышырга кирәк, — диде Марат Әхмәтов. — Азыкны никадәр ваграк итеп бирсәң, шулай әйбәт. Терлек азыкны чәйнәү өчен азрак энергия тотып, продукцияне күбрәк бирәчәк.

Министр сыерларның чагыштырмача чиста булуына игътибар итте. Бу да мөһим мәсьәлә. Әмма һәрвакытта да пычкы чүбе булып тормый. Хуҗалыклар, салам турату җайланмалары булдырып, әлеге проблеманы хәл итә алалар.

Хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов әйтүенчә, фермаларда төнге дежурлар бар, алар да чисталыкны тәэмин итүгә үз өлешләрен кертәләр. “Курса МТСы” ширкәте сөтнең күпчелек өлешен югары сорт белән тапшыра.

Хуҗалыкта сыерлардан бушаган бер торакны бозаулату бүлеге итеп үзгәрткәннәр. “Бозаулату бүлекләре һәр фермада булырга тиеш”, — диде Марат Әхмәтов.

Марат Әхмәтов фермаларны карап чыккач хуҗалыклар җитәкчеләре белән алда торган бурычлар турында сөйләште.

— “Курса МТСы” ширкәте 260 тонна минераль ашлама, 1 мең тонна аммиак туплап куйган, ягулыгы бар, техника ремонтланган. Һава шартлары да уңай килсә, бу хуҗалык ипиле булыр.

Ә бүгенге көндә күп хуҗалыклар алдында: “Ничек чәчәсе булыр?” — дигән сорау тора. Бөтенләй ашламасызлары бар, кешеләр белән проблема, көздән эшкәртелми калган мәйданнар күп.

Марат Әхмәтов быелгы язны министр булып эшләгән еллары арасында иң кыены булыр дип исәпли.

— Бик нык кысылып яшәргә туры киләчәк, — диде ул. — Рәхәт заманнар узды, күбрәк үз көчегезгә таянырга туры киләчәк. Билгеле, республика җитәкчелеге, Президент хәлне җиңеләйтү юлларын эзли, әмма ярдәм итү мөмкинлекләре чикле.

“Курса МТСы” кебек хуҗалыклар үрнәге әле үзебезнең мөмкинлекләребезнең бар икәнлеген күрсәтә. Хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов акча керемен ничек арттырырга планлаштырулары турында да сөйләде. Узган ел III класслы итеп 1400 тонна бодай сатканнар. Шушы юнәлештә тагын да ныграк эшләячәкләр. Орлык сатып та шактый акча алалар. Күпьеллык үләннәр игү системага салынган. Иң күп акча кертә торган терлекчелек тармагында зур үзгәрешләр бар. Сыйфатлы продукция сату да шактый табыш китерә.

Сөйләшү барышында министр кайбер хуҗалыклар җитәкчеләреннән ни өчен югары сортлы сөт сата алмаулары турында сорады. “Маститлы сыерлар күп, шуңа югары сортлы була алмый”, — дип аңлатучылар да булды.

— Эшләгез, — диде Марат Әхмәтов моңа җавап итеп. — Мастит та әллә каян килеп чыкмаган. Сәбәпләрен ачыклагыз, хәлне төзәтү чаралары күрегез, сезнең өчен берәү дә килеп эшләмәс.

Ильяс ФӘТТАХОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International