Минзәлә районы Түбән Юшады авылында тырыш һәм уңган халык яши. Шуңа районыбызда базар икътисадының кырыс шартлары да бик үк куркытмады. Күпләр тәвәккәллек белән шәхси хуҗалык итүгә тотынды.
Олег Юзманов Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында зоотехник белгечлеге алып чыга, армия сафларында хезмәт итә, туган авылында төпләнеп кала. Ул чактагы "Урожайный” совхозында зоотехник, ферма мөдире булып эшли. “Юшады” совхозы оешкач анда да ветеринар табиб вазыйфаларын башкара, совхоз таралгач “Калинин” хуҗалыгында ветеринар табиб булып хезмәт куя. ”Нигә миңа эшмәкәрлек өлкәсендә үз көчемне сынап карамаска?” - дигән уйга килә ветеринар табиб. Ул элек үзе белән техникумда бергә укыган Рөстәм Әбүзәровны очрата, ул да ясалма орлыкландыру буенча авылларда үз эшен ачып җибәрүен, аның бу эшнең шәхси һәм күмәк хуҗалыклар өчен файдалы булуын әйткән. Олег район ветеринария берләшмәсе начальнигы Светлана Панкова, элеккеге нәсел предприятиесе җитәкчесе Рөстәмхон Батршин белән киңәшәләр, алар аның изге ниятен хуплыйлар, булышалар. Эшне ачар алдыннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына ясалма орлыкландыру буенча ике пункт ачарга үтенеч-гариза юллый. Гариза тиз арада канәгатьләндерелеп ике пункт ачарга рөхсәт килә. Узган елның февраль азагында “Калинин” ҖЧҖ хуҗалыгы җитәкчесе Вәдүт Хасаншин белән килешү төзеп Җәмәк товарлыклы-сөтчелек фермасында ясалма орлыкландыру пункты ачып җибәрә. Ясалма орлыкландыру өчен кирәк булган приборлар һәм инструментлар белән нәсел предприятиесе тәэмин иткән, савытлар, катетор, микроскоп, перчаткалар биргән. Авылда, районда иң беренче булып эшкә тотына, шушы эш белән шөгыльләнә башлаганчы салым органында малтабар булып теркәлә. Мәгълүм булганча ”малтабар” сүзе ике тамырдан тора: ”мал” һәм “тап”. Олегны исә нәкъ менә мал табучы, терлекләрнең токымын яхшырту һәм санын арттыру юнәлешендә күләмле эш алып баручы дияргә була. Шулай итеп, кичәге ветеринар табиб эшкуарга әверелә. ”Калинин” ҖЧҖ хуҗалыгының Җәмәк фермасында сыерларны килешү нигезендә ясалма орлыкландыра башлый. Бер ел эчендә барлыгы 246 баш сыерны каплатырга өлгергән инде ул. Шул кадәр вакыт эчендә каплаткан сыерларның 84е бозаулаган. Бозаулар сау-сәламәт туа, авыруларга бирешмиләр, тиз арада үсеп китәләр,- ди Җәмәк авылы фермасы мөдире Гөлназ Хузина. Сыер савучылар сыерларны каплатырга Олегка үзләре хәбәр итәләр, быел гыйнварь аенда 36 баш сыер каплаткан. 2013 елның башында “Мензелинские зори” агрофирмасы генераль директоры Айдар белән агрофирманың ”Калмурзино” хуҗалыгының Александровка авылы фермасындагы 210 баш сыерны, ”Калинин” хуҗалыгының Наратлы Кичү фермасындагы 100 сыерны ясалма орлыкландыру буенча килешү төзегән. Олег әле моның өстенә шәхси сектордагы сыерларга да хезмәт күрсәтә, якын-тирә авылларга да чакыралар үзен, Сарман районының Карашай Саклау авылы кешеләренең дә сыерларын ясалма орлыкландыра. Гомумән районда кайда чакыралар шунда барам, ди ул. Сперманы, азотны Минзәлә нәсел предприятиесеннән сатып ала, предприятие җитәкчесе Евгений Куприянов һәрдаим ярдәм күрсәтә. Олег сыерларны СХПК “Серп и Молот”та җитештерелгән Элита-рекорд класслы “Лотос” исемле үгездән алынган сперма белән каплата.
– Максат – ясалма орлыкландыруны районда тагы да арттыру, иң мөһимме район ветеринария берләшмәсе, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчелеге тарафыннан аңлау һәм яклау бар. Ә эшләргә миндә теләк тә, көч тә җитәрлек, – ди мал табуны, ишәйтүне максат итеп эшләүче Олег Юзманов.
Мөгезле эре терлекләрнең кысыр калуы терлекчелектә үзе зур проблема. Аны хәл итеп була, тик моның өчен организмның биологик мөмкинлекләрен мөмкин кадәр тулырак файдаланырга, һәр сыерны бозаулаганнан соң беренче аенда ук орлыкландырырга,бу эшне җентекләп нәтиҗәсе булырлык итеп башкарам, ди ул. Ясалма орлыкландыру нәселне һәм сыерларның продуктлылык сыйфатларын тиз арттыру буенча иң яхшы методлардан санала. Табигый юл белән бер тапкыр каплатылганга караганда, ясалма орлыкландыру белән 30-50 тапкыр күбрәк сыерны каплатырга була. Токым сыйфатын яхшырту өчен бары тик тикшерелгән спермалар гына кулланыла. Сыерларны ясалма орлыкландырганда үгезләр белән контакт булмый, шулай булгач җенси органнарда авырулар булмый, терлекләрдә инфекцион авырулар юклыгына тагы бер кат ышанасың.
"Минзәлә"