Нурлат районында 27 гаилә фермасы эшли

2013 елның 8 феврале, җомга

Норлат районы  Якты Күл авылында  Хәлим һәм Гөлсинә Сатдаровлар соңгы ике ел эчендә үз көчләре белән гаилә фермаларын булдыручыларның берсе. Авылда хуҗалык таркалып, эшсез калган ферма мөдире Гөлсинә һәм механизатор Хәлим әллә кайдан бәхет эзләргә чыгып китмичә, үз эшләрен булдыралар. 

Эшләрен 10 баш савым сыерыннан башлаганнар. Хәзер 20 башка җиткергәннәр, моннан тыш 10 баш мөгезле эре терлек, 2 баш ат асрыйлар. Хәзер акрынлап кына сыерлары бозаулый башлаган. Ферма төзеп, терлек артыру, сөт сату белән генә чикләнеп калмаган гаилә. Фермаларыннан ерак булмаган урыннан 20 гектар җир дә алганнар. 

- Язга терлекләрне көтүгә шунда чыгарырбыз, ә аннан көзгә уҗым чәчеп калдырырбыз,- дип планлаштыралар Сатдаровлар. Алга таба терлекләргә азыкны үзләре әзерләргә телиләр. Әле гаилә башлыгы район программасы нигезендә пресс-җыйдыргыч алу өчен ярдәм сорап район башлыгы Наил Шараповка да мөрәҗәгать иткән.

- Акрынлап кына үз техникабыз булсын иде, дибез. Дөрес, МТЗ тракторыбыз, күтәрткеч бар. Әмма терлекләрнең баш саны арткан саен, техникасы да кирәк бит, - ди Гөлсинә. Сатдаровлар гаиләсендә эшне бүлешеп тору юк. Гөлсинә үзе ветеринар табиб, үзе үк ассеминатор, сыер савучы, терлек караучы да. Ә Хәлил хуҗалыкны кайгыртучы, табучы һәм булганны урнаштыручы да әле. Олы уллары Айназ да әти-әнисенең төп ярдәмчесе. Ул кечкенәдән җир эшен ярата. Шуңа да белем алырга дип әллә кайларга чыгып китмәгән, Аграр техникумда укуын дәвам итәргә булган. Алга таба әти-әнисе башлаган эшне дәвам итәргә исәбе.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре дә  авыл авылның кече секторы тотрыклы динамикага ия булуын яшерми. Гаилә фермасы кебек үз бизнесларын булдырган Сатдаровлар  зарланып тора торганнардан түгел. Ферма төзегәндә дә, башкасында үз көчләренә ышанып эш иткәннәр.

- Безнең районда ике гаилә фермасы үз көче белән барлыкка килде. Аларның берсе Фомадан Шаһиәхмәтовлар гаиләсе булса, икенчесе Сатдаровлар гаиләсе, - ди авыл хуҗалыгы идарәсенең кадрлар бүлеге җитәкчесе Минсалих Шаһидуллин. Гомумән,  идарә белгечләренең дә бар максаты фермерларга кирәкле ярдәмне күрсәтү. Алар гаилә фермаларында булып, ситуцияне үз күзләре белән күрү ягында. Без аларны нәкъ менә шул максат белән чыккан вакытта очраттык та.

“Дуслык”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International