Балалар бакчаларына итне фермер китерә

2013 елның 20 феврале, чәршәмбе

Бүгенге көндә Чирмешән районында 15 гаилә фермасы бар. Шуларның бишесе, терлекләр асрауга төзегән бина  өчен, дәүләт тарафыннан  бирелүче субсидияне алган.

Райондагы фермерларның  күбесе терлекчелек белән шөгыльләнә. Терлек  азыгы  белән үзләрен-үзләре тәэмин  итәләр.

“Низамов” (Түбән Кәминкә), “Ибәтуллин” (Лашман), “Айбатов” (Кармыш) гаилә фермалары  язга  төзелеш  эшләре  башлап җибәрәчәк.

Иске Кадида Камаловларның гаилә фермасы районда иң уңышлы  эшләүчеләр рәтендә. Моннан  өч ел элек оешкан хуҗалыкта  108 баш  мөгезле  эре  терлек  асрыйлар,  шуларның 50се савым  сыерлары. Бүген мондагы  фермада  сөт үткәргеч  сузалар. Фермерлар  киләчәктә маллар  санын  арттыру  нияте  белән яши. Алар  төрле максатларга  каралган  субсидиядән дә файдаланган.

Камаловларда 8 кеше  эшли.  Гаилә фермасы  ит сатып  та  керем  ала.  Камаловныкылар районның  барлык  балалар  бакчасын  ит белән тәэмин  итә. Фермер хуҗалыгының  500  гектардан  да артык  җирләре  бар.

«Безнең Чирмешән»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International