Казан базарларына барлыгы, 580 машинага төяп, 41,9 миллион сумлык продукция китерелде.
Татарстанда бал кортларын кышка әзерләү тәмамлана. Быел, корылык аркасында, бөҗәкләр өчен азык сыйфатында махсус азык һәм шикәр кайнатмасы кулланылачак.
Ул технологлар арасында узган Бөтенроссия конкурсында “Җитештерү күрсәткечләре” номинациясендә 2 нче урын яулады.
Арча районының “Кырлай” агрофирмасында да бәрәңгене елдан-ел күбрәк үстерәләр. Быел аның күләме өч йөз гектардан арткан. Җәй айларында унике сугару агрегаты эшләгән.
Республикада 32,9 мең гектар, яки 54% шикәр чөгендере җыеп аласы калды. Ә Тукай районы хезмәтчәннәре исә эшне тәмамлаган - 82,2 мең тонна татлы тамыр җыеп алган.
Татарстан башкаласына авыл халкы 46 тоннадан артык ит, 38 тоннадан артык сөт, 221,2 мең данә йомырка, якынча 457 тонна бәрәңге, 201 тоннадан артык яшелчә, 78,5 тонна шикәр комы, 24,8 тонна төрле ярма китергән.
Чараның ачылышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров һ.б. катнашты.
Бүген ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урнбасары Илдус Габдрахманов җитәкчелегендә әче туфракка известь салуга багышланган киңәшмә үтте.
Бүген ТР Нурлат районының “Агро-Развитие” ҖЧҖ базасында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашында зона семинар-киңәшмәсе үтте.