ТР Президенты: «Язгы кыр эшләре өстенлекле гамәлләр рәтендә булырга тиеш»

2013 елның 2 марты, шимбә

Язгы кыр эшләрен вакытында үткәрергә кирәк һәм бу өстенлекле эшләр рәтендә булырга тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәт йортында узган республикакүләм киңәшмәсендә белдерде.

“Язгы кыр эшләре әзерлек таләп итә һәм без атна дәвамында чәчү эшләрен төгәлләргә тиеш. Ашлама кертү процессына аерым игътибар бирү зарури. Бөтен районнар да бу эшкә җитди карамый, язгы кыр эшләрен вакытында башкармаган район уңышка ирешә алмый”, - дип ассызыклады ТР Президенты. Кыска вакыт эчендә 1 млн. 650 мең гектар мәйданда чәчү эшләрен үткәрергә кирәк, - дип билгеләп үтте ул.

Татарстан Республикасы Премьер-министрының урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдергәнчә, соңгы елларда Россия беренче тапкыр чәчү кампаниясенә ашлык запасын бетереп керә. “Ашлыкка эчке ихтыяҗны канәгатьләндерү һәм экспорт потенциалын үстерү өчен 95 миллион тонна тирәсе бөртекле культура җыеп алу бурычы куелган. Шул ук вакытта республика өлеше 4 млн.900 мең тонна күләмендә билгеләнә. Бу бурыч гади түгел – ул иң уңышлы һәм һава шартлары яхшы  булган җәй күрсәткече”, - диде ул. Яңа уңышның тоннасы 7,5-8 мең сум булыр дип фаразлана.

“Кайберәүләр республика җитәкчелеге ярдәменә генә өметләнә, әмма быел товар җитештерүчеләр үз акчаларына яки җәлеп ителгән акчага алынган шулкадәр үк минераль ашлама кулланырга тиеш дигән шарт куелган, юкса, бюджеттан бүлеп бирелгән акчаны кайтарырга туры киләчәк, дип белдерде министр. – Мартта 5 миллиард сум кредит ресурсы җәлеп итү бурыч булып тора, безнең уңыш күләме шуннан тора”.

Быел 2,5 мең трактор, 600 чәчкеч, 100 дән артык чәчү комплексын ремонтларга кирәк, дип белдерде Марат Әхмәтов. “Техника әзерләү өчен вакыт аз кала, 1 апрельгә кадәр бар техника да ремонтланган булырга тиеш”, - дип ассызыклады ул. Чәчү кампаниясенә аграр вузларда, техникумда һәм училищеда белем алучы 800 студент җибәреләчәк.

ИА "Татар-информ"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International