2013 нче елның 1 нче мартында Игенчеләр сараенда фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативларының XIII съезды булачак. Чарада ТР Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашачак.
Очрашуда фермер, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге, дәүләт ярдәме һәм, Россиянең БСОга керү шарларында, чит ил фермерлары белән конкурентлык итә алу мәсьәләләре каралачак. Шулай ук катнашучылар 2013-2020нче елларга авыл хуҗалыгы һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чималы базарлары белән идарә итә торган Дәүләт программаларын тормышка ашыруны хакында сөйләшәчәкләр.
Фермер хуҗалыкларында кошчылык, итчелек тармагы үсеш перспективасы һәм продукция белән тәэмин итү турында Әлмәт, Мөслим районнарының крестьян (фермер) хуҗалык җитәкчеләре сөйлиячәк.
Шулай ук чара барышында бүгенге көнгә фермерларда еш кына сораулар тудыра торган мәсьәләләр дә каралачак (мәсәлән, җир кишәрлекләрен теркәү һәм авыл хуҗалыгы җирләрен бүлү мәсьәләләре).