27 февральдә Яңа Чишмә муниципаль берәмлеге Советының хисап утырышында районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлар турында фикер алыштылар. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Яңа Чишмә районы Советының 2012 елга нәтиҗәләр чыгару һәм 2013 елга бурычлар билгеләү буенча хисап утырышында район башлыгы Вячеслав Козлов чыгыш ясады. Уңай күренешләрдән ул сәнәгатьтәге, шул исәптән, авыл хуҗалыгындагы үсешне билгеләп үтте. Яңа Чишмә районы 2012 елда җитештерелгән товар һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләме буенча республикада өченче урынга чыккан.
Узган елда терлек һәм кош ите – 22923 центнер, сөт 22113 тонна җитештерелгән, бер гектардан 21,5 центнер ашлык җыеп алынган.
Фикер алышу вакытында утырышта катнашучылар авыл хуҗалыгы товарлары базарындагы вәзгыять уңаеннан борчылуын белдерде. Бу өлкәдәге бәяләрдә аерма булу фермер хезмәтеннән табыш алырга мөмкинлек бирми. Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе дә хәлне катлауландыра.
Фәрит Мөхәммәтшин, фермерларның һафалану сәбәпләрен аңлавын белдереп: “Соңгы елларда авыл хуҗалыгында бәяләрнең тигезсезлегенә карата каршылык катлаулана. Бездә авыл хуҗалыгы тармагы һава шартларына бәйле һәм бу бәйлелекне киметү мөмкин дә түгел. Җитмәсә, барысы да БСОга керү нисбәтеннән сагаеп калдылар. Гомумән алганда, мин бу процессны уңай бәялим, чөнки без ябык җәмгыятьтә яшәмибез”, - диде. Шул ук вакытта ул, БСОга кергәнче, тиешле базаны әзерләргә кирәк иде дигән фикерен дә җиткерде.
Спикер үз чыгышында, соңгы елларның авыл хуҗалыгы өчен бик уңай килмәсә дә, яңачишмәлеләрнең эре мөгезле терлекне, савым сыерларын һәм дуңгызларны саклап калуы өчен рәхмәт белдерде. Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль хакимиятләрне авылдагы активлыкны арттырырга һәм шәхси хуҗалыкларны үстерергә чакырды. Казандагы Агропромбанкның фермерлар өчен булган мөмкинлекләреннән актив файдаланырга чакырды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы.