Агропромпаркта – ярминкә!

2013 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Язгы ярминкәләргә йөрергә яратучыларны быел зур яңалык көтә - авыл хуҗалыгы продукциясе белән сату-алу эшчәнлеге, ниһаять, күптән көтелгән «Казан» агропаркында да оештырылачак. Беренче ярминкә 2 март көнне үткәреләчәк.

Казан халкына бу көнне «Ак Барс», «Вамин-Татарстан», «Майский», «Татплодовощпром» кебек оешмалар белән беррәттән Арча, Балык Бистәсе, Мамадыш, Теләче, Балтач районнарыннан килгән авыл хуҗалыгы өлкәсе вәкилләре дә хезмәт күрсәтәчәк. Бу көнне ит-сөт продуктларын, бал, төрле яшелчә һәм кондитер эшләнмәләре кебек авыл хуҗалыгы товарларын бик арзан бәядән сатып алырга мөмкин булачак.

Ярминкәләр уздыру исә алга таба да дәвам итәчәк. Халык 7, 16 һәм 23 март көннәрендә дә шушы төр ярминкәләргә рәхим итә алачак. Ә иң мөһиме - бу көннәрдә Җиңү проспектыннан «Казан» агропаркына кадәр 20 минут саен бушлай автобуслар йөриячәк. Ярминкә иртәнге сәгать 7дә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International