Бүген Татарстан Республикасының Әлмәт районында “АПКның икътисадый яктан хуҗалык эшчәнлеген камилләштерү юллары” дигән программа буенча укулар үтә. Әлеге чарага агрономнар, зоотехниклар, ветеринарлар, экономистлар, кадр белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре чакырылган.
Укулар практик әңгәмә рәвешендә узачак. Анда җитештерү технологияләре, АПКда информацион технологияләр, хокук һәм җир мөнәсәбәтләре, хезмәт хакы турында сөйләшүләр каралган. Шулай ук белгечләргә эпизоотик һәм ветеринар иминлек, үсемлекләрне саклау чаралары һәм башкалар турында сөйлиячәкләр.
Шулай ук бу атнада әлеге курслар республиканың Бөгелмә һәм Баулы районнарында да үтәчәк. Баулы районында укуларга җирле фермерлар да кушылачак.