2013 елның 28 февралендә Балтачта республика ветеринария хезмәтенең кадрлар үсеше мәсьәләләре һәм “Татарстан Республикасы ветеринария хезмәте Универсиаданы каршылап – 2013” спорт бәйрәмен уздыру буенча зона киңәшмәсе узды. Әлеге чарада Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нутфуллин, Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе Нурислам Хабипов, ТР МК ветеринариясе төп идарәсенең җаваплы белегечләре, ветеринар оешмаларның җитәкчеләре һәм яшь белгечләре, шулай ук республика авыл хуҗалыгы оешмаларының ветеринария белгечләре катнашты.
Очрашуда сөйләшү кадрлар үсеше һәм ветеринария хезмәтендәге яшь белгечләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре хакында барды. Җыелыш кысаларында “Татарстан Республикасы ветеринария хезмәте Универсиаданы каршылап – 2013” дигән спорт бәйрәме уздырылды, җитәкчеләр 2013 м, хатын-кызлар – 2000 м, ир-атлар – 3000 м категорияләрендә чаңгы ярышлары оештырылды.