Үз җирендә хуҗа булырга

2013 елның 27 феврале, чәршәмбе

Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Раушан Хәйруллина, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе  Фәйрүзә Гобәйдуллина, Санкт-Петербургтан килгән “Авыл хуҗалыгы үсешенең бердәм үзәге” авыл хуҗалыгы үсешенә ярдәм итү Фонды җитәкчесе Клим Галиуллин катнашындагы семинар фермерларның эшлекле активлыгын арттыруга багышланды.

Авыл хуҗалыгы үсешенә ярдәм итү Фонды чагыштырмача күптән түгел оештырылса да, эшенең нәтиҗәлелеген күрсәтергә өлгерде. Авыл хуҗалыгы үсешенең бердәм үзәге хезмәткәрләре күп регионнарга баралар, мәсәлән, Калининград өлкәсендә, Карелиядә фермерлар янында булганнар. Алар авылда табышлы бизнесны җайга салу белән ничек кызыксынуларын эшләре белән күрсәтәләр.

Россия җитәкчеләре агропромышленность хезмәткәрләренә якындагы бурычларны билгели: илнең азык-төлектәге бәйсезлеген тулысынча тәэмин итәргә, аннары аны башка илләргә җибәрүне җайга салырга һәм нәтиҗәдә дөньяда иң эре азык-төлек белән тәэмин итүче булырга. Мондый катлаулы мәсьәләне хәл итүдә беренче адым дөнья күләмендәге иң яхшы тәҗрибәне өйрәнү була, ә моның өчен “Авыл хуҗалыгы үсешенең бердәм үзәге” белгечләре күп илләрдә булалар, фермерлар белән очрашалар, мәсәлән, зур булмаган шәхси ярдәмче хуҗалыкта алдынгы технологияләрне файдаланып, күпме табыш алырга мөмкин булуын анализлыйлар.

Фондның төп бурычы – фермерларга: яңа эшли башлаганнарына да, тәҗрибә туплаганнарына да ярдәм итү. Моның өчен “Авыл хуҗалыгы үсешенең бердәм үзәге” белгечләре, кайда гына булсалар да, фермер һәм крестьян хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашалар, аларны борчыган мәсьәләләр турында сөйләшәләр. Кайвакыт бизнесны башлап җибәргәндә агропромышленность хезмәткәрләренә югалтуларны мөмкин кадәр киметеп, табышны күбрәк алу өчен белем җитми. Бизнес-планнар төзүне генә алыйк. Алардан башка бер генә фермер да үз хуҗалыгын үстерүгә грант та, субсидия дә ала алмаячак. Мондый хезмәтләр күрсәтүдә специальләшүче шәһәр агентлыклары авыл кешеләреннән бик күп акчалар “суыралар”, шул ук вакытта нәтиҗәнең уңай буласына да бернинди гарантия бирелми. Фонд исә, аның җитәкчесе Клим Галиуллин сүзләренә караганда, агробизнеска бизнес-планнар төзү, ташламалы шартларда заем алу өчен документлар җыюдан башлап отышлы бәяләр буенча азык, терлекләр, техника алуга кадәр – ярдәмнең төрле төрләрен бушлай күрсәтергә әзер. Яңа фермаларны проектлау һәм төзү кебек хезмәтләр күрсәтә торган абруйлы белгечләр бар. Фондның бердәм үзәгенә мөрәҗәгать иткән авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә юристлар, бухгалтерлар, меркетологлар, ветеринария белгечләре консультацияләр бирәчәк.

Авыл хуҗалыгы үсешенә ярдәм итү Фонды керкә балыгы (форель) үрчетү, бакча җиләге үстерү, үзендә катнаш азык җитештерү һәм башка күп нәрсәләр белән кызыксынучылар өчен бүгеннән үк инде берничә кызыклы тәкъдим әзерләгән. Уңышлы эшләүче фермер мәктәбе ачканнар.

Биектау фермерларын борчыган проблемалар турында Габделәхмәт Котдусов сөйләде. Ул әйткәнчә, әгәр дәүләт күләмендә сизелерлек үзгәрешләр булмаса, авылда кече бизнес шулай очын-очка ялгап яшәвен дәвам итәчәк. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу бәясе түбән, ә газга, электр энергиясенә, ягулык-майлау материалларына бәяләрнең артуы дәвам итә.

Биектау аграрийларын Фонд белән хезмәттәшлек итү перспективасы кызыксындырды, чөнки эшен башлап кына җибәрүче крестьян-фермер хуҗалыгына юридик ярдәм дә, төзелеш буенча ярдәм дә кирәк. Үзәктә азыкны кайда сатып алырга кирәклеген, бозауларны кайда сатып алып булуын әйтергә әзерләр. Белгечләр белән элемтәгә керергә һәм кирәк булган бар нәрсәгә җавапны табарга була.

“Бердәм авыл хуҗалыгын үстерү үзәге” авыл хуҗалыгын үстерүгә хезмәттәшлек итү Фонды җитәкчесе Клим Галиуллин, очрашуны тәмамлап, Үзәкнең асылда зур сервис хезмәте булуын, аның фермерларның барлык ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлдерелүен ассызыклады. Кеше Фондка мөрәҗәгать итсә, белгечләр аның ситуациясен анализларга, бизнесны гына түгел, гамәлгә куючылар, партнерлар, сатып алучылар белән мөнәсәбәтләрне дә җайга салырга ярдәм итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International