«Казан» агропромпаркында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

2013 елның 2 марты, шимбә

Бүген беренче тапкыр “Казан” Агросәнәгать паркы территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләде. Аның барышы белән ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов танышты.

Шәһәр халкына киң ассортиментта подукцияне Арча, Теләче, Балтач, Балык Бистәсеннән килгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тәкъдим итте. Шулай ук ярминкәдә «Ак Барс» ХК, Татплодоовощпром, Татпотребсоюз, «ВАМИН-Татарстан», Майский, «Сервис-Агро», «АгроИнвест» һәм башка предприятияләр катнашты.

Гомумән алганда, сатуга 12 т ит, 23,5 т яшелчә, 7 т якын сөт, 140 мең данә йомырка, 4 т ярма, 12 т он, 26 т шикәр комы чыгарылды.

Бу көнне башкалага барлыгы, 202 машинага төяп, 7,8 миллион сумлык продукция китерелде.

Ярминкәләр уздыру исә алга таба да дәвам итәчәк. Халык 7, 16 һәм 23 март көннәрендә дә шушы төр ярминкәләргә рәхим итә алачак. Ә иң мөһиме - бу көннәрдә Җиңү проспектыннан «Казан» агропаркына кадәр 20 минут саен бушлай автобуслар йөриячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International