Актаныш муниципаль районында чит ил белгечләре белән эшлекле очрашу үтте

2013 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Актаныш муниципаль районы бу көннәрдә терлекчелекне күтәрү өстендә яңа алымнар кертүне тәкъдим итәргә килүче Германия, Нижний Новгород һәм Казан белгечләрен кабул итте. Очрашуга районның хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклары, ветеринария врачлары чакырылган иде. Идарә белгечләре дә бик теләп катнашты.

Очрашу Германиядән килгән малларга биоөстәмәле катнаш азык әзерләү белән шөгыльләнгән фирма вәкиле Рауф Майлов чыгышы белән башланып китте. Ул эре мөгезле терлекләрне тәрбияләү темасы буенча бик күп файдалы  тәкъдимнәр кертте, киңәшләрен бирде. Рауф Майлов 1 ел дәвамында Татарстан терлекчелеген өйрәнүе билгеле.

Ничек кенә булмасын, әмма Ауропа стандартлары белән хезмәт куярга ерак әле безгә. Рауф Майлов үзе белән алып килгән биоөстәмәле катнаш азык формаларын да күрсәтте, алар белән якыннанрак таныштырды. Бу препаратларны Казанның ООО “Лира Фарм” фирмасы ветеринар препаратлар сату аптекалары аша алу мөмкинлеген дә әйтте.

Түбән Новгородтан килгән терлекчелек фермалары һәм мал гигиенасы буенча ООО “Миратекх” фирмасы белгече Алексей Монахов та залда утыручы хуҗалык белгечләренә бик күп яңа мәгълүмәт җиткерде, ди хәбәр итә район хәбәрчеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International