Кичә ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төле министры Марат Әхмәтов Питрәч, Балык Бистәсе һәм Теләче районнарында булды. Биредә ул урып-җыю эшләре белән танышты, хуҗалык җитәкчеләре белән аралашты.
Министр сәфәрен Питрәч районы кырларын караудан башлады. Соңыннан министр районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Марат Әхмәтов хуҗалыкларда башланган ашлыкны җыеп алу эшләренең беренче этабы һәм терлек азыгын әзерләү белән кызыксынды. Ул билгеләгәнчә, районда массакүләм урып-җыю эше башланмаса да, комбайннар һәрвакыт кырга чыгарга әзер. Көзге культураларның уңышы гектардан 30 центнер дәрәҗәсендә булыр, дип фаразланыла.
Балык Бистәсендә Марат Әхмәтов район башлыгы Илһам Вәлиев белән бергә кырларның хәле һәм хуҗалыкларда ашлык суктыру эшенең барышы белән танышты. Соңыннан районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Министр сүзләренчә, быел республикада ашлыкның тулай күләме 2-2,5 млн.т булыр, дип көтелә.
“Корылык безнең планнарны тормышка ашырырга комачаулады. Бу Балык Бистәсе районына да кагыла. Бүген үстерелгәнне җыеп алу төп бурыч булып тора”, - диде Марат Әхмәтов.
Министр районның күп кенә хуҗалыкларында уңышлы барган ашлыкны җыеп алу эшләре барышыннан канәгать булуын белдерде. Ул “Солтан” хуҗалыгында бәрәңге кырын һәм көнбагышлар кырын уңай бәяләде. Шул ук вакытта М.Әхмәтов “Кулон” агрофирмасы янында урнашкан КФХда игенчелек культурасының түбән булуыннан канәгатьсезлеген белдерде.
Соңыннан Марат Әхмәтов Теләче районында булды, анда аграрийлар инде дүртенче ел эсселек һәм корылык корбаннары булалар.
“Сезнең Теләче районы корылык үзәкләренең берсе. Уңыш елмаймый. Уңыш алу өчен, яхшы төрләр дә сайланды кебек иде инде, уңыш үстерүгә бик күп акчалар бетердек, ләкин 5 мең т уңыш алу хыялда гына кала. Шул ук вакытта өметсезлеккә бирелергә ярамый”, - дип киңәш итте ул игенчеләргә.
Марат Әхмәтов ассызыклаганча, явым-төшемнәр дефициты үсемлекләргә яхшылап үсәргә мөмкинлек бирмәгән, ләкин министр Татарстан, шул исәптән, Теләче районы игенчеләре үзләрен үз ашлыклары белән тәэмин итәр, дип өметләнә.
“Хәзер иң мөһиме –тиешле күләмдә терлек азыгын әзерләү һәм дәүләт кирәк-яракларына ашлык әзерләп кую. Без килеп туган вазгыятьне аңларга тиешбез. Тиешле чаралар күрү өчен, барлык мөмкинлекләрне кулланырга кирәк – кешеләрне, ресурсларны мобилизацияләргә һәм икмәкне җыеп алырга”, - дип өндәде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов хәбәр иткәнчә, барлык хуҗалыклар тиешле күләмдә терлек азыгын әзерләгән. Бүгенге көндә ашлыкны урып-җыю эше алып барыла. Төп эшләрне 20-25 көннән тәмамлау планлаштырыла.