Рөстәм Миңнеханов: “Иң мөһиме – сыйфатлы урып-җыю һәм терлек азыгын әзерләү”

2013 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Бу атнада күпчелек районнар урып-җыю эшләрен башлаган. Бүгенгә ТРда 80 мең т ашлык суктырылган. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында үткән киңәшмәдә ТР вице-премьеры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, барыннан да бигрәк, Буа районында эш оешкан төстә бара. “Иң күп уңыш - республиканың Азнакай районында. Инвесторлар арасында “Ак Барс холдинг”ның башлангычы яхшы”, - диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

“Лениногорск, Бөгелмә районнарында урып-җыю эшләренә тотынырга кирәк, анда әле ашлык суктырылмаган. Шулай ук Ютазы районына. Әлмәт, Яңа Чишмә, Түбән Кама, Мөслим районнарына урып-җыю темпларын көчәйтергә кирәк, анда бик аз ашлык суктырылган”, - дип билгеләде вице-премьер.

Марат Әхмәтов ассызыклаганча, уңышлы эшчәнлек өчен, комбайннар паркын мобилизацияләү кирәк – барлык комбайннар кырда булырга тиеш.

“Вакытны сузып йөрү болай да аз уңышны югалтуга китерә ала”, - дип ачыклык кертте ул. Моннан тыш, сыйфатны тикшереп тору һәм тәүлекнең мөмкин булганча һәр сәгатен эш өчен кулланырга кирәк: эшкә иртәрәк тотынырга һәм соңрак тәмамларга.

Терлек азыгын әзерләү турында сөйләгәндә, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры хәбәр иткәнчә, бүгенгә республикада 550 мең т печән һәм 1,7 млн. т сенаж әзерләнгән. Районнар рейтингында үзгәрешләр юк.

Марат Әхмәтов республиканың 35 районында гадәттән тыш хәл режимы кертелгәнлеген хәбәр итте. Хәзерге вакытта районнар Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына җибәреләчәк документларны тапшыралар. “Зыян күргән авыл хуҗалыгы предприятиеләренә билгеле бер ярдәм күрсәтелер, дип өметләнәчәкбез”, - диде ул.

“Иң мөһиме – сыйфатлы урып-җыю һәм терлек азыгын әзерләү”, - дип нәтиҗә ясады ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.

                                                                                                                                                                                                                                                         Татар-информ

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International