Сыйфатлы сөткә түләү дә яхшы

2013 елның 24 сентябре, сишәмбе

Тукай муниципаль  районы белгечләре малларны тиз арада абзарларга кайтартып, кышкы рационга акрынлап күчүне хуп күрә. Сыерларны тулы рацион белән ашатмаганга күрә, сөт тә кимүгә бара, ди алар. Үткән елның шушы көне белән чагыштырганда районда сөт кимрәк савыла. Сөтне күп һәм яхшы сыйфатлы, ягъни югары, беренче сортлы итеп эшкәртү заводларына тапшырган хуҗалыкларга, агымдагы ел башыннан, федераль һәм республика бюджетыннан субсидияләр бирелә башлады. 1 сентябрьгә, агымдагы елның 8 аенда сатылган югары сортлы сөт өчен район хуҗалыкларына федераль бюджеттан 21 миллион 717 мең сум акча бирелде. Әлеге программада “Чаллы яшелчәсе”, “Гигант”, “Камский”, Тукай азык-төлек корпорациясе, “Вилданов” КФХ, “Биклән”, “Ярыш”, “Алмаз”, Сәйдәшев исемендәге, “Ирек” хуҗалыклары, Касакин, Хөрмәтуллин, Дәүләтгәрәев, Миннехуҗин, Закиров крестьян-фермер хуҗалыклары актив катнаша. Бу программага катнашырга теләүчеләргә төп таләп – сөт комбинатларына продукцияне бары тик югары һәм беренче сортлы итеп тапшыру. 8 ай эчендә “Гигант”, Тукай азык-төлек корпорациясенә, Сәйдәшев исемендәге, “Чаллы яшелчәсе” хуҗалыкларына сөтне реализацияләүгә киткән чыгымнарны каплау өчен һәркайсына 2 млн 156 мең сум, 2 млн 167 мең, 2 млн, 1 млн 600 мең сум акча бирелде. Сөт эшкәртү предприятиеләре кышкы чорга, бер килограмм сөт бәясен шактый арттырдылар. “Просто молоко” (элекке “Вамин”) – электәге 12,5 сумнан 18 сумга, Алабуга сөт комбинаты бүгенге көндәге 18,3 сумнан 20 сумга сатып алырга ниятлиләр.

“Якты юл”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International