Быел кросс илебезнең 75 шәһәрендә оештырылды. Традицион йөгерү быел беренче тапкыр “Kazan-Arena” тирәсендә узды. Әлеге чарада 20 меңнән артык казанлы катнышты. Алар арасында мәктәп укучылары, балалар һәм яшьләр, спорт мәктәпләрендә укучылар, югары һәм урта уку йортлары студентлары, спортчылар, спорт ветераннары, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар хезмәткәрләре катнашты. Шулай ук, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллективы да читтә калмады.
Ярышның беренче этабында гаилә командалары катнашты.
21097 метрлык ярыммарафон дистанциясендә җиңүчеләрне төрле категорияләрдә билгеләделәр.
Чабыштан кала “Милләтләр кроссы-2013” кысаларында велосипед ярышлары да узды. Ярышлар белән параллель рәвештә “Kazan-Arena” мәйданчыгында концерт тамашасы узды.