Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы культуралары басуларында, шәхси хуҗалык биләмәләрендә нинди генә чуп үләннәре юк. Елдан-ел төрле корткыч бөҗәкләр дә артканнан – арта бара. Югыйсә, агрономнар нинди генә химик препаратлар кулланмый бит. Сыйфатлымы безнең ул препаратлар? Агуларга киткән чыгымнар үз-үзен аклыймы? Химик чараларның кешегә зыяны ни дәрәҗәдә? Орлыкларны агуламый гына чәчеп булмыймы? “Татарстан” авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты яшь галимнәре бүген шул хакта сөйләшү, фикер алышу өчен түгәрәк өстәлгә җыелды.
Килеп туган проблемалар хакында сөйләшү өчен чарага җаваплылыгы чикләнгән “Агрохиминвест” ширкате башлыгы, Татарстан Республикасының атказанган агрономы Әсхәт Садриев чакырылган иде. Институт директоры, Татарстан Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Марсель Таһиров очрашуны ачып, бу проблеманың бүген гаять тә актуаль булуын төгәл мисалларда аңлатты. Әйтик, чүп үләннәренә, авыруларга, корткычларга каршы кулланылган препаратларга гаять зур чыгымнар тотыла, аңа карап уңыш артмый, булганын гына саклап калырга мөмкин. Еш кына ул агулар тиешле нәтиҗәләрне бирми дә. “Без елдан-ел чүп үләннәре өчен тагын да уңай шартлар тудырмыйбызмы икән? Агротехник чаралар ни өчен тиешенчә үтәлми?" - яшь галимнәр алдына әнә шундый сорауларны куйды ул. Үзе дә озак еллар дәвамында авыл хуҗалыгында җитәкче вазифаларда, аннан соң үсемлекләрне саклау, корткычларга каршы көрәш чаралары буенча махсус оешмада эшләгән Әсхәт Садриев фикеренчә, препаратлар кулланмый гына иген дә, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш тә үстерү бик кыен хәзер. Әмма бит һаман да химик чаралар кулланырга димәгән. Төрле биологик, органик чаралар да үз-үзен аклый. “Һәр культураның үз чүбе бар диярлек. Иң беренче чиратта чәчү әйләнешен сакларга кирәк. Мисал өчен орлыкны чәчәр алдыннан җирне махсус 2 тапкыр сыйфатлы итеп тырмаларга кирәк. Беренчедән, тырма җирне тигезли, икенчедән чүп үләннәрен бетерә. Орлык тишелеп чыкканчы (чәчеп 4 көн үткәннән соң) янә бер кат тырмалау зарур. Ә инде уҗым чыгып 6 көн узганнан соң тырмаласаң, 70 процент чүпне бетереп була”, - ди тәҗрибәле агроном. Әсхәт Садриев ассызыклаганча, препаратларның нормасын дөрес кулланмыйлар: “Я ул аз микъдарда кушыла, калганы сатыла, я булмаса нормадан тыш”. Гербицидлар белән тиешенчә һәм вакытында эшли белгәндә, уңай нәтиҗәләргә ирешеп булуы хакындагы фикерләре белән уртаклашты ул “Татарстан” авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты яшь галимнәре белән. Институт директоры Марсель Таһиров белгечләрнең игътибарын тагын бер мәсьәләгә юнәлдерде. “Сакланачак орлыкны тиешенчә эшкәртү, сортларга аеру, нормага китереп киптерү кебек эшләрне вакытны сузмыйча, уңышны җыеп алгач та башкарырга кирәк. Орлык эшкәртелмичә озак яткан саен анда чүп үләне орлыгы да кала, авырулар да барлыкка килә. Яшь баланы көн дә юындырып торабыз. Орлык та сабый кебек. Аңа да шундый игътибар булганда, тиешле чараларны күргәндә, чәчү вакытында һәм чәчкәннән соң әллә никадәр зур суммалардагы препаратларны сатып алырга, кулланырга да кирәкмәс. Инде без җирдән химик чаралар белән буталып, кушылып беткән орлык алып, ризык итеп әзерләп куллансак, кешеләрдә дә нигә төрле авырлар килеп чыкмасын? Органик ашламалар куллану да отышлы булыр иде. Аннан соң хуҗалыкларда ел саен тиешле гектарларда пар җирләре калдырылырга тиеш”, - ди институт директоры. Фикерен конкрет мисалларда раслап, пар җирләренең 5-6 тапкыр эшкәртелүен, инде шул кадәр хезмәт куйганда чүп үләннәренең дә бик аз күләмдә генә калачагын ассызыклады ул. Статистика күрсәткәнчә, бездә хәзер чүп үләннәренә, корткычларга, авыруларга каршы көрәш чараларына 33-36 процент чыгым сарыф ителә. Практиклар фикеренчә, бу бик зур сумма һәм ул берничек тә компенсацияләнми. Галимнәр хәзер шул чыгымнарны ничек киметү турында уйлана, фикерләшә дә инде. Тик әлегә төгәл җавап һәм нәтиҗә генә юк.
Татар-информ