Балтач муниципаль районында семинар-киңәшмә үтте

2013 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Югары хезмәт хакы белән генә дә кызыктырып булмый, авыл яшьләре фән-техника прогрессы, яңа технологияләр үсеш алган шәһәргә китү ягын карыйлар.

Әнә шуңа күрә узган атнада Балтач муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре авылда да нәкъ менә шушы мәсьәләләргә даими игътибар биреп, хуҗалык җитәкчеләре өчен «Уңыш» җәмгыяте базасында семинар-киңәшмә үткәрде. Иң элек кукуруздан силос ясый торган заманча агрегат зур кызыксыну уяткан. Ул булса, кукуруз силосы өчен траншея казып, чокырга салгач, аны таптатып, тыгызлап, өстен каплап мәшәкатьләнәсе юк. Шушы агрегатны мактарга килгән вәкил кукурузны иске ысул белән силослаганга караганда чыгымнар «Уңыш»та 500 мең сумга кадәр аз тотылган.

Кукуруз ваклап рукавага (дым һава үткәрми торган өч кат материалдан тегелгән капчык шикелле озын җәймә) тыгызлап тутырылган. Зур ангарда елан шикелле шундый өч җәймә сузылып ята. «Быел сез малларны ашатып карагыз әле, нәтиҗәсе булса, киләсе елга без дә шулай эшләрбез», диде  чарада катнашкан рәисләр. Җитәкчелек киләсе елны көтмәскә тәкъдим кертте. Һәм кыюраклары быел да сынап карарга каршы түгеллекләрен белдерде.

«Уңыш»та быел беренче тапкыр сынап каралган яңа чәчкеч агрегаты, пресслагыч та хуҗалык җитәкчеләрендә зур кызыксыну уятты. Тиз, сыйфатлы чәчә, агрегатка тракторчыдан башка кеше кирәкми. Ул эшләгән уҗым басуын да барып карадылар. Әйбәт тишелгән, арыш шытымнарының тамыры озын, нык. Механизатор Сәйдәш Фатыйхов пресслагычны эш барышында күрсәтте. Рулоннарны хәзер булган пресслагычлардан тыгызрак төйни, шуңа күрә массасы бар, күләме ул кадәр зур түгел, йөртергә уңай.

Менә шуларны карап чыкканнан соң хуҗалык җитәкчеләре Көшкәтбаш мәдәният йортына килде. Авыл хуҗалыгы идарәсе тарафыннан чакырылган белгечләр игенчелектәге алдынгы технологияләр турында видеоязмалар күрсәтеп сөйләделәр, сорауларга җаваплар бирделәр. Республиканың ике районында 2 мең гектар җирдә нибары 2 трактор (аларга җир эшкәртү, үсемлекләрне карап үстерү һәм җыйнап алу өчен агрегатлар алынган), 4 механизатор белән зур уңыш үстереп алучы эшмәкәргә сораулар аеруча күп булды. Аз кеше, аз техника белән ничек шундый зур басуда эшләп булуы кызыксындырды җитәкчеләрне.

Киңәшмәнең икенче көн тәртибендә терлекчелектәге 8 айлык эш нәтиҗәләре турында сөйләшенде. Монда район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Исрафиловка сораулар күп булды. Чөнки 8 айда хуҗалыкларда бозаулар үлеме башка бер елда булмаганча күп. «Игенче»дә бер айда гына 21 бозауның үлеменә юл куелган, ел башыннан — 146.

Киңәшмәдә савымның гел кимүенә юл куючы хуҗалык рәисләре дә тәнкыйть утына тотылды. Сөтне мул саву өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Сыерларны кышкы рацион белән ашата башларга күптән вакыт, дип хәбәр итә “Хезмәт” газетасы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International