Авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә

2013 елның 20 сентябре, җомга

2013 елның 21 сентябре  көнне “Казан” Агросәнәгать паркында чираттагы Авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.  Шулай ук, башкаланың ераграк районнарында яшәүчеләр өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләре тагын өстәмә берничә мәйданда оештырылачак.

-  Совет районында (Дербышка пос. Совет урамы, 18);

-   Авиатөзелеш районындагысы 123 нче һөнәр лицее каршындагы мәйданда (Дементьева урамы,  39);

-  Яңа Савин районындагысы Яңа Савин күпләп-ваклап сату базары территориясе янәшәсендә ( Адоратский урамы, 21).

Әлеге ярминкәләрдә ит-сөт продуктларын, бал, төрле яшелчә һәм кондитер эшләнмәләре кебек авыл хуҗалыгы товарларын арзан бәядән сатып алырга мөмкин  булачак.

Шунысын да әйтергә кирәк, авыл хуҗалыгы ярминкәләре агымдагы елның 1 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International