ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә республикада сөт җитештерү турында сөйләштеләр. “Үтеп бара торган ел коры булды, һәм бик зур табыш булыр дип көтеп булмый. Бу очракта сөт акчалата керемнең һәм табышның төп чыганагы була”, - дип белдерде ТР Премьер- министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, урып-җыю эшләре төгәлләнгәннән соң, бу мәсьәлә буенча “бөтен җирдә мобильләшергә” кирәк. “Хәзер нәкъ шуның белән ныклап шөгыльләнергә кирәк. Сатып алу бәяләре 20 сумнан артты, беркайчан да болай булмады, - дип билгеләде доклад ясаучы. – Эшкәртүчеләрнең кызыксынуы да кисәк кенә артты, бу бәяләр динамикасы буенча күренә”. Марат Әхмәтов ачыклык керткәнчә, үткән елгы бәяләрнең дәрәҗәсе 4 сумга арткан.
Иң югары сатып алу бәяләре Казан сөт комбинатында – кг өчен 17-21 сум. «Эдельвейс-М» сөтнең килограммын 20 сумга сатып ала, «Алабуга сөте» – 18,70 сум, Югары Ослан агрофирмасы – якынча 18 сум, «Просто молоко» компаниясе һәм Чистай сөт комбинаты – уртача 17 сум. Республика буенча уртача бәя - 17,50 сум.
“Сөт белән шөгыльләнергә кирәк, бигрәк тә мондый бәя булганда”, - дип билгеләде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм әлеге шартларда сөтнең керем чыганагы, авыл халкы иминлегенең нигезе булуын әйтте. Ул шулай ук муниципалитет башлыкларын һәм авыл халкын активлыкка чакырды. “Авыл җитди мөнәсәбәтне таләп итә”, - диде ТР Президенты.