ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Мәскәүдә “Алтын көз – 2013” XV Россия агросәнәгать күргәзмәсе ачылышында катнашты.
Күргәзмә ачылышы тантанасында РФ Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев, РФ Хөкүмәт Рәисе Аркадий Дворкович, Россия авыл хуҗылыгы министры Николай Федоров та катнашты.
Әлеге чараны ачып җибәреп, Дмитрий Медведев күргәзмәдә катнашучыларны һәм кунакларны октябрьнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне белән котлады.
Хөкүмәт Рәисе аграрийларга дәүләт бүләкләре тапшырды һәм авыл хуҗылыгы, эшкәртү сәнәгате алдынгыларына фидакарь хезмәтләре, эшләренә тугры булулары һәм Росссия агросәнәгать комплексына шәхси өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде.
Күргәзмәдә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, азык-төлек предприятиеләре һәм эшкәртү сәнәгате, фән һәм мәгариф учреждениеләре, фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалык вәкилләре катнаша.
Гомумән алганда, “Алтын көз-2013” күргәзмәсенә РФ нең 61 субъекты һәм 25 чит ил вәкилләре катнашты.