Кичә “Корстон”да ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә “Просто молоко” идарә компаниясе генераль директоры Марат Моратов “Вамин” холдингына кергән предприятиеләрдәге вазгыять белән таныштырды. Киңәшмә республикада сөтчелек тармагын үстерү перспективаларына багышланган иде.
Билгеле булганча, “Просто молоко” ширкәте бүген элеккеге “Вамин” холдингының активлары белән идарә итә. Элек холдингка кергән предприятиеләр бүген әлеге ширкәт идарәсендә.
Марат Моратов сүзләренә караганда, 2013 елның узган 9 ае эчендә холдинг предприятиеләрендә 9 млрд 54 млн сумлык продукция җитештерелгән, 8 млрд 782 млн сумга продукция реализацияләнгән һәм хезмәтләр күрсәтелгән. Аның белдерүенчә, идарә компаниясе холдинг предприятиеләренә хезмәтләре өчен тулысынча акча белән исәп-ясауга күчкән. Бу чорда идарә компаниясенең керемнәрен арттыруга да ирешелгән. 2013 елның беренче кварталына караганда үсеш 33 процент тәшкил итә. Компаниядә җитештерүчедән сөт сатып алу бәясе республика буенча уртача дәрәҗәгә җиткән. Ул 1 тонна өчен 17 мең 90 сум тәшкил итә.
Марат Моратов предприятиеләр продукциясен базарга чыгару, сату буенча эшнең актив дәвам итүен искәртте. Элек сөт продукциясен сатудан алынучы төп керем формалашкан арадашчы оешмаларның бетерелүен җиткерде.
Генераль директор белдерүенчә, продукция эшкәртүдә чыгымнарны киметү буенча системалы эш алып бару бүген мөһим бурычларның берсе булып кала.
Президент Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, яңа команданың актив эшчәнлеген билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, бүген холдинг предприятиеләренең катлаулы икътисади хәле көчләрне мобилизацияләүне таләп итә. “Шул шартларда эшне җайга салу, урыннарда эшләү өчен уңайлы мохит булдыру мөһим”, - дип ассызыклады республика башлыгы.
Татар-информ