Татарстанның Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты арпаның корылыкка чыдам сортын чыгарган

2013 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстанның Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты арпаның корылыкка чыдам сортын чыгарган. Ул “Камашевский” исемен алган. Агымдагы елның корылык шартларында арпа уңышы арткан, ул 7 ц/га булган.

Яңа сортның авторы - Татарстанның Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының язгы арпа селекциясе лабораториясе мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Василий Блохин.

Аның сүзләренчә, корылыкка чыдам булу – “Камашевский”ның төп өстенлеге. Бик көчле корылык булганда да, ул элегрәк чыгарылган “Раушан” сорты белән чагыштырганда, 42 процентка күбрәк уңыш бирә ала.

Моннан тыш, “Камашевский” сөрлегүгә чыдам һәм кайбер авыруларга бирешми. Сорт 52 г кадәр авырлыктагы зур ашлык бөртегенә ия, шул ук вакытта аңа кадәрге сортларның ашлык бөртекләре массасы 47-49 граммнан артмаган.

Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International