Татарстан аграр вузлары һәм техникумнары республика авыл хуҗалыгында ихтыяҗ булган белгечләрне әзерләүгә көчен юнәлдерергә тиеш. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында узган атналык киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе хакында ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та белдерде. Ул авыллар тармак белгечләре белән 92 процентка тәэмин ителгән, кайбер районнарда кайбер категорияләр буенча кадрларга җитди кытлык күзәтелә, дип белдерде. Шул ук вакытта Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, республиканың аграр мәгариф комплексы потенциалы Татарстан агросәнәгать комплексы ихтыяҗын барлык әзерлек дәрәҗәсе буенча тулысынча тәэмин итәргә сәләтле.
“Ел саен вузлардан 1200-1400 белгеч һәм техникумнардан 500-600 кеше чыгарабыз. Бары тик һәр бишенче белгеч кенә авылда эшләргә кала, - дип борчылуын белдерде Марат Әхмәтов. – 2010-2012 елларда авылда 358 белгеч кенә калган”. 2013 елда хуҗалыкларда тагын 112 белгеч эшкә урнаша, әмма ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры мәгълүматларына караганда, буш вакансияләр буенча агымдагы ихтыяҗ 500дән артык кеше тәшкил итә.
“Кадрлар әзерләү мәсьәләсе, аларны беркетү бик катлаулы, - дип ассызыклады Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп. – Сез һәр мәктәпне тәмамлаучы белән укырга керү турында килешергә, ә аннары аны районга кайтару өчен очрашырга тиеш”.
“Яшьләр перспектива булганын күрсә генә авылга кайтачак”, - дип ышана Рөстәм Миңнеханов.
Ул шул ук вакытта мәгариф учреждениеләре роленә дә игътибарны юнәлтте. “Безнең вузлар чыннан да авылга кайтачак кешеләр белән эшләргә тиеш, - дип саный Татарстан Президенты. Безгә урыннарда кешеләр кирәк һәм вузларга авылда эшләргә әзер булучылар белән эш итү зарур”.
Рөстәм Миңнеханов вузларга бәя бирү критерияләре исәбенә үз белгечлекләре буенча эш тапкан кичәге студентлар өлешен кертергә тәкъдим итте. ТР Президенты фикеренә караганда, бу күрсәткеч икътисад өчен кадрлар әзерләү белән шөгыльләнүче уку йортлары өчен мөһим күрсәткечләрнең берсе булып тора.
Татар-информ