“Корстон”да авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр

2013 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Бу якшәмбедә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан бүген Корстонда тармак хезмәтчәннәрен һәм ветераннарын хөрмәтләү тантанасы узды. Авыл хуҗалыгы уңганнарын  ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

Президент авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең республиканың муллыгын, азык-төлек иминлеген тәэмин итүчеләр булуын ассызыклап, аларга рәхмәт белдерде һәм авыр хезмәтләрендә уңышлар теләде.

Республика башлыгы бу елның да авыл хуҗалыгында хезмәт куючылар өчен зур сынау елы булуын ассызыклады. Уңышны өлгертү өчен кирәкле чорда корылык булды, урып-җыю чорында туктаусыз яуган яңгырлар комачаулады. Президент эшнең яхшы оештырылуын искәртеп, республикада җитәрлек терлек азыгы, халыкны тәэмин итү өчен кирәкле продукция әзерләнүен ассызыклады. “Моның артында зур хезмәт тора. Бу авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт куючыларның, әлеге предприятиеләр җитәкчеләренең, хуҗалыкларга ярдәм итүче эре предприятиеләрнең уртак хезмәте нәтиҗәсе”, -дип белдерде ул.

Президент булган ресурсларны мобилизацияләү алга таба да агросәнәгать комплексын, авылларны лаеклы үстерергә ярдәм итәр, дигән өметтә калды.

Соңыннан ТР Президенты бертөркем хезмәт алдынгыларына ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Хөрмәтләү тантанасындагы тәбрикләүләр сәнгать осталары чыгышлары белән үрелеп барды.

Шулай ук, “Корстон”да Татарстанда сөтчелек тармагын үстерү перспективаларына багышланган киңәшмә узуын да әйтеп узарга кирәк.

 “Сөтчелек тармагы Татарстан өчен стратегик юнәлеш булды һәм шулай булып калачак”. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген “Корстон”да Татарстанда сөтчелек тармагын үстерү перспективаларына багышланган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Киңәшмәдә республиканың муниципаль районнары, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү предприятиеләре җитәкчеләре һ.б. катнашты.

Төп доклад белән чыгыш ясаган ТР Премьер-министры урынбасары –авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың сөтчелек тармагындагы гомуми вазгыять, проблемалар һәм перспективалар хакында бәян итте.

Ул Татарстанда, гомумән илдә, сөтчелекнең социаль әһәмияткә ия тармак булуын, аның авыл халкының мәшгульлеген тәэмин итүдәге ролен, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең төп керем чыганакларының берсе булуын ассызыклады. Шул ук вакытта аграр министр сөтчелекнең кеше факторының йогынтысы зур булган иң катлаулы тармак булуын да искәртте. “Шуңа күрә ул һәр тарафтан көндәлек җитди игътибарга мохтаҗ”, -дип белдерә министр.

Марат Әхмәтов Татарстан сөтчелек тармагын үстерү өчен җитәрлек потенциалга ия, дип саный. Бүген Татарстанда 400 мең башка якын сыер исәпләнә, шуларның 130 мең башы шәхси ярдәмче хуҗалыкларда асрала. Республикада елына 1,9 млн тонна сөт җитештерелә. Бу - Россия күләмендә җитештерелә торган сөтнең 6 проценттан артыграк өлеше. “2006 елда агросәнәгать комплексын үстерү буенча илкүләм проект игълан ителгәч, без республикада Россия буенча җитештерелергә тиешле сөтнең 10 процент өлешен җитештерергә дигән бурыч куйган идек. Ләкин төрле сәбәпләр аркасында бу күләмгә ирешеп булмады”, -ди ул.

Марат Әхмәтов белдерүенчә, бүген авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең акча керемнәренең 60 процентын нәкъ менә сөтчелек тармагы тәэмин итә. Шуңа күрә аның үсеше бик мөһим. “2010-2012 елларда республикада төрле сәбәпләр аркасында сөт җитештерү 3 процентка кимеде. 2006-2009 елларда сөтчелек тармагы үсешенә 60 млрд сумга якын акчалар салынды, шул фонда җитештерүнең кимүе начар. Сөт җитештерүнең кимүенең быел да дәвам итүен тагын да борчый”, -ди Марат Әхмәтов.

Аның сүзләренә караганда, бүген республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тәүлеклек савым күләме, узган елга караганда 14 процентка түбәнрәк. Районнарда савым күрсәткечләре бер-берсеннән кискен аерыла. Министр монда быелгы катлаулы һава шартларының гына түгел, кеше факторының зур роль уйнавына игътибар юнәлтте. Чөнки узган елгы күрсәткечләрне саклау белән генә чикләнмичә, аларны арттыруга ирешкән районнар да бар, күрсәткечләрне кискен киметүчеләре дә бар. 4 район күрсәткечләрен арттыруга ирешкән, тагын өчесе узган елгы дәрәҗәне саклаган. Ә менә шактый районнарда тәүлеклек савым буенча узган елгы күрсәткеч белән быелгысы аерыла.

Марат Әхмәтов республиканың киләсе ел башына узган ел дәрәҗәсенә чыгарга ниятләвен җиткереп, районнарны җитештерү күрсәткечләрен төшермәү өчен тиешле чаралар күрергә чакырды. Ул сатып алу бәяләре югары булганга, бүген сөт җитештерү авыл кешесе өчен кызыклы дип белдерә (сыйфатлы партиясенең килограммы 23-24 сумга кадәр җитә). Министр муниципаль район башлыкларын авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән берлектә терлекчеләрнең хезмәт хакын күтәрү чараларын күрергә чакырды. Шулай ук сөт җитештерү процессын оештыруда зур роль уйнаучы ферма мөдирләре, зоотехник, ветеринарларга грантлар нигезендә премияләр бирү мөмкинлеген кузгатты. Моның өчен төп шарт итеп савым күрсәткечләрен киметмәү куелган. “Ел нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы белгечләренә бирелергә тиешле грантларның бер өлешен әлеге категориягә премияләр түләү өчен тотарга кирәк. Киләсе атнада сентябрь йомгаклары буенча беренче нәтиҗәләр игълан ителәчәк. Сентябрь өчен 300 кешегә 10-20 шәр мең сум күләмендә премия биреләчәк. Ел йомгаклары буенча шундый 500 грант алучы булырга тиеш”, -ди министр.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сөтчелекнең республика җитәкчелеге һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларының җитди игътибарын таләп иткән мөһим юнәлешләренең берсе булуын ассызыклады. Аның ассызыклавынча, бүген сөтчелек эре, урта, кече һәм шәхси хуҗалыкларның барысы өчен дә төп керем чыганагы. “Сез урыннарда нормаль тормыш дәрәҗәсен, кешеләрнең, хуҗалыкларның муллыгын тәэмин итү өчен эшлисез. Хуҗалыкларда сыер булмаса, авылларда фермалар булмаса, эшсезлектән эчүчелеккә чыгалар, башка начар шөгыль табалар. Әгәр хуҗалыкта сыер асрала икән, гаилә дә икенче төрле яши, балалары да эшкә өйрәнә, ул хуҗалыкта өмет бар. Авылларны да сакларга кирәк. ул. Көтүлекләргә урын бирергә кирәк. Кеше эштән бизсә, начар шөгыль таба үзенә. Терлекчелеккә карата мөнәсәбәтне үзгәртегез”, -дип мөрәҗәгать итте Президент залда утырган муниципаль район башлыкларына. Ул шулай ук җитештерүчедән алдап продукция сатып алучы арадашчыларга карата да чаралар күрергә чакырды.

Татар-информ

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International