Бүгенге көндә Татарстанда уҗымнар яхшы хәлдә. Әмма үсемлекләргә туфракта дым артык күп булу зыян китерергә мөмкин. Бу хакта “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДУ нең ТР буенча филиалы җитәкчесе Таһир Һадиев белдерде.
Аның сүзләренә караганда, быел Россия буенча көзге чәчүлекләрнең мәйданы 4 млн. гектарга кыскартылган. Татарстан Республикасында уҗымнар мәйданы узган еллар дәрәҗәсендә, 600 гектар тирәсе калган.
Бүгенге көндә 238 мең гектарда көзге арыш яхшы хәлдә, 26,2 мең гектарда – канәгатьләнерлек. Көзге бодай 193,7 мең гектарда яхшы, ә 52,8 мең гектарда канәгатьләнерлек хәлдә.
Үсемлекләргә туфракта дым артык күп булу комачаулый, бүгенге көндә ул 25-30 % тәшкил итә. Бу үсемлекләрнең тамыр системасына кислород аз эләгә дигән сүз. Билгеле булганча, чәчүлекләр гөмбә авыруларыннан зыян күрә башлаган.
Экспертлар фикеренчә, кышын һава шартларының йомшарып китмәве хәерле, алайса гөмбә авырулары елның салкын вакытында да көчәячәк.
Татар-информ