«Яшел атна – 2014» үз эшен дәвам итә

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Дөньяда иң зур халыкара агросәнәгать күргәзмәсе “Яшел атна – 2014” агымдагы елның 26 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы АПК делегациясе 17 гыйнварда “Яшел атна – 2014” Халыкара күргәзмәсен ачуда катнашты.

Күргәзмә чараларында шулай ук «Просто молоко» ИК ҖЧҖ, «Ак Барс холдинг» ААҖ («Пестречинка» ҖЧҖ), «АГРОСИЛА ГРУПП» ЯАҖ («Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ), «Татспиртпром» ААҖ, «Татарстан кулланучылар берлеге», «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ, «Казан майэкстракция заводы» ААҖ, Россия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең «Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты» ДФУ, «Умартачылык буенча дәүләт идарәсе» ДФУ, Республика халык сәнгать кәсепләре һәм һөнәрләре үзәге, «Биопрепаратлар» фәнни-җитештерү институты» ҖЧҖ катнашты.

ТР аграрчылары үз продукцияләрен презентацияләү өчен ике катлы экспозиция әзерләделәр:

1 кат - 144 кв.м. һәм 2 кат - 45 кв.м. Берлинда безнең республиканы шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт фольклор музыка ансамбле дә яктырта.

Россия экспозициясендә АПК өлкәсендәге уңай нәтиҗәләр белән бергә көнкүреш мәдәнияте һәм авылның уникаль традицияләре дә урын алды. Күргәзмәгә килүчеләр Россия халыкларының милли ризыкларын та татып карый алалар, авыл хуҗалыгы продукциясен дәсатыа ала алалар, мастер-классларны һәм сәнгать коллективлвры чыгышларын да карый алалар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Берлин халкына һәм күргәзмәгә килүчеләргәТатарстан Республикасының уникаль төбәк традицияләрен чагылдыра торган милли ризыклары һәм эчемлекләре: чәк-чәк, тутырма, өчпочмак, төрле-төрле бәлешләр бик хуш килде.

Татарстан Республикасының халык сәнгать кәсепләре әйберләре дә күргәзмәгә килүчеләрне кызыксындырмый калмады. Татарстан Республикасы дәүләт фольклор музыка ансамбле чыгышын да зур алкышлар белән карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International