Кичә, 20 гыйнварда, “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты (ДПОТИПКА)” Федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә республика муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре өчен укулар башланды.
Укулар “Россиянең ВТОга керүе шартларында АПКның нәтиҗәлелеген арттыру юллары һәм җитәкчеләрнең роле” дигән тема буенча алып барыла.
Уку барышында предприятиеләрнең кадрлар сәясәте, хезмәт базары, эшлекле мөнәсәбәтләр психологиясе, агросәнәгать комплексының бүгенге торышы, авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме рәвешләре, предриятиеләр белән идарә итүдә мәгълүмат технологияләреннән файдалану, авыл хуҗалыгында инновацияләр мәсьәләләре өйрәнеләчәк.
Шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре терлекчелекне тотрыклы үстерү, игенчелек тармакларының нәтиҗәлелеген арттыру шартларын да караячаклар.
Укуда катнашучылар агымдагы елның 23 гыйнварында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән очрашачаклар. Түгәрәк өстәл артында авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшенең нәтиҗәлелеген арттыру юллары буенча фикер алышу булачак.