«2014 – 2020 елларга Россиянең авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрен мелиорацияләүне үстерү» яңа федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында профильле Департамент тарафыннан авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне мелиорацияләүне үстерүнең төбәк программаларын сайлап алуны оештыру эше уздырыла, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2013 елның 19 декабрендәге ПС-20-27/14749 номерлы хатына өстәмә рәвештә һәм Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан әлеге программаларны эшләп бетерү һәм билгеләнгән тәртиптә раслау, чараларны гамәлгә ашыру буенча тиешле норматив документлар кабул итү максатларында Мелиорация департаменты программаларны тапшыру срогын 2014 елның 25 гыйнварына кадәр озайту турында хәбәр итә.
Бүгенге көнгә федераль аграр ведомствога Россия Федерациясенең 28 субъектыннан мелиорацияне үстерү программалары (ярдәмче программалары) керде.
Исегезгә төшерәбез, субсидияләр гомуми һәм шәхси кулланудагы һәм аерым урнашкан гидротехник корылмаларны төзү, реконструкцияләү, техник җиһзлау; хуҗасыз мелиорация системаларын һәм гидротехник корылмаларны Россия Федерациясе граждан законнарында каралган очракларда милек итеп рәсмиләштерү; агроурманмелиорация, фитомелиорация, һәм культуртехник чаралар башкару юнәлешләре буенча авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тоткан чыгымнар өлешен каплауны күздә тота торган төбәк программаларын гамәлгә ашыруга бәйле Россия Федерациясе субъектларының чыгым йөкләмәләрен үтәгәндә финанс ярдәме күрсәтү максатларында бирелә.
Программалар авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең Россия субъектлары тарафыннан билгеләнгән таләпләргә туры килә торган инвестиция проектлары булу-булмауларын тикшерү нәтиҗәләре буенча конкурс нигезендә сайлап алыналар. Субсидия күләме мелиорацияләнә торган җирләр мәйданы күләменә карап билгеләнә.
Төбәк программаларын конкурс нигезендә сайлап алуда төп критерий – максатларга ирешү һәм «2014 – 2020 елларга Россиянең авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрен мелиорацияләүне үстерү» федераль максатчан программа бурычларын хәл итү.
Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне мелиорацияләүне үстерү буенча төбәк программалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 107139, Мәскәү шәһәре, Орлик тыкр., 1/11, 813 каб., шулай ук электрон почта буенча: e.galakhova@mcx.ruиl.kochetkova@mcx.ru.
Элемтә өчен телефоннар: 8 (499) 975-15-70, 8 (926) 851-77-81 – Екатерина Викторовна Галахова, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Мелиорация департаментының программа чараларын эшләү һәм аларны гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча әйдәүче белгече; 8 (495) 607-66-82 – Людмила Петровна Кочеткова, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Мелиорация департаментының директор урынбасары.